Минималь хезмәт хакы ничә процентка артачагы билгеле булды

Дәүләт Думасы хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру турында хөкүмәт закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 12 130 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу сумма 2019 елның II кварталы өчен яшәү минимумына тигез булачак. Шулай итеп, хәзерге дәрәҗә белән чагыштырганда (11 мең 280 сум) минималь хезмәт хакы 850 сумга яки 7,5 процентка артачак. «Закон проектын кабул итү 3,2 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакын күтәрүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», диелә аңлатма язуында.

Финанс-икътисади нигезләүдән күренгәнчә, үсеш район коэффициентларын һәм процент өстәмәләрен исәпкә алып ясала. Ул үзәк һәм көньяк районнарда 850 сумнан алып Чукотка автоном округында 2550 сумга кадәр арттырылачак.

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру чыгымнары 20,9 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә 5,8 миллиард, ә төбәк һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә 15,1 миллиард сум туры килә. Шул ук вакытта чыгымнарның өчтән бере бюджетка иминият кертемнәре һәм физик затлар кеременә салым рәвешендә кире кайтарылачак.

Моннан тыш, документта әйтелгәнчә, икътисадның реаль секторы оешмаларының өстәмә чыгымнары 20,8 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Минималь хезмәт хакы күләме күрсәткече эшсезлек буенча пособиеләр, салымнар, шулай ук төрле социаль түләүләр күләменә тәэсир итә. Закон нигезендә, төбәкләр югарырак минималь хезмәт хакын билгеләргә хокуклы.
 


Фикер өстәү