«Хәләл» ризык җитештерүче намуссызларга көн бетәчәк

Татарстанда хәләл продукцияне тикшерү буенча махсус үзәк ачылырга мөмкин. Һәрхәлдә, Татарстан районара ветеринария лабораториясе шундый үзәк булдыру тәкъдиме белән чыгарга ниятли. Оешма директоры урынбасары Айдар Садриев “Россельхознадзор” һәм Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария баш идарәсенең уртак утырышында шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, бу иң элек кайбер предприятиеләрнең  үз продукциясен ислам дөньясы илләренә җибәрергә әзерләнүләренә бәйле.

«Атна саен диярлек “Хәләл” стандарты комитетыннан пробалар алабыз.  Әйтергә кирәк, ризыкларның “хәләл”гә туры килмәү очраклары кими. Әлеге эш халыкны үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштыру һәм продукциясен “хәләл” дип ялганлап сатучы намуссыз җитештерүчеләр, товар җибәрүчеләрнең исемлеген булдыру өчен кирәк«, – дигән Айдар Садриев.


Фикер өстәү