«КамАЗ»да робот-хисапчы эшли башлаган

“КамАЗ” да бухгалтер кәнәфиенә робот менеп утырган. Хәзер предприятие хезмәткәрләренә, әйтик, кредит алу өчен 2-НДФЛ белешмәләрен шул робот бирәчәк. Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгендә автоматлаштырылган процесс гамәлгә кертелде, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Робот әлегә белешмәләр бирү белән генә чикләнсә, алга таба аңа хисапчының башка бурычлары да йөкләнәчәк. Шулай итеп, предприятиедә автоматлаштыру ярдәмендә эшне тизләтү һәм хаталардан котылуга өметләнәләр.


Фикер өстәү