Әлмәт кешесендә 200 граммга якын наркотик тапканнар

Юл-патруль хезмәте инспекторлары Чаллыда дусты белән «Лексус» автомобилендә җилдерүче 28 яшьлек Әлмәт кешесендә 200 граммга якын наркотик матдә тапкан.

Автомобильне 21 октябрь көнне 22.30 сәгатьтә стационар полиция постында туктатканнар.

Билгеле булганча, аларның икесе дә элек хөкем ителгән булган. Ир-атлар Чаллы предприятиеләренең берсендә эшли. Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә

Бу хакта тулырак: "Татар-Информ" 

Фикер өстәү