Татарстанда эскроу-счетларга күчү хакында сөйләшкәннәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев ТР Хөкүмәте йортында төзелеш компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда проект финанславына күчү хакында фикер алыштылар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Федераль министр сүзләренчә, Татарстан күп кенә проектларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы мәйданчык санала, Рөстәм Миңнеханов исә эскроу-счетларга күчү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Өстәвенә, субъект җитәкчесе буларак төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме җитәкчесе буларак федераль дәрәҗәдә дә», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, республикада хакимият, төзелеш компанияләре һәм банклар арасында турыдан-туры бәйләнеш системасы булдырылган инде. «Бу республика дәрәҗәсендә барлык якларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә торган механизмнар табарга ярдәм итә. Төзелеш комплексына, бу очракта яңа системага бәйле рәвештә кече һәм урта компанияләргә булышлык күрсәтү мәсьәләсенә ТР Президенты аерым игътибар бирә», — дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

 


Фикер өстәү