“ТНВ” каналы ник күрсәтми?

Алдан ук хәбәр ителгәч, телевизорга приставка алган идек. Аны тоташтырып та куйдык. Тик соңгы көннәрдә “Татарстан – Яңа гасыр” каналы күрсәтми башлады. Нишләп икән?

Рафис Әскәров.
Саба районы, Эзмә авылы

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре җавап бирә:
– Соңгы араларда кайсы да булса телевизион канал күрсәтми башлаган, аларга җайланмалар беркетү буенча проблемалар килеп чыккан икән, бушлай эшләүче 8 800 220 20 02 “кайнар линия” телефонына шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш махсус сайтка (смотрицифру.рф.) кереп, барлык яңалыклар белән таныша аласыз. “ТНВ” каналына килгәндә, ул “санлы”да күрсәтми. Әмма республиканың аналог телеканалларын карау мөмкинлеге юкка чыкмады, DVB-Т2 форматындагы приставка белән “санлы”ны да, бер үк вакытта аналогны да карап була. Моның өчен өстәмә антенна кабеле сузарга һәм телевизорга тоташтырырга гына кирәк.


Фикер өстәү