Дөнья каләм ярдәмендә яулана| Айтматов укулары

Кичә Татарстан Фәннәр академиясе дөньяның 20 иле язучыларын, интеллектуалларын җыйды. “Айтматов укулары аша мәдәниятләр аралашуына” халыкара форумының максаты да шул: халыклар арасында дуслык күперен ныгыту.

Форум Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте. Милли китапханәнең Чыңгыз Айтматовка багышланган күргәзмәсе белән танышканда, Дәүләт Киңәшчесе хезмәткәрләрдән “имтихан” да алды: “Әдипнең беренче әсәре нинди, иң соңгы әсәрен беләсезме?” – дип сорады. Минтимер Шәймиев фәнни киңәшмә башланганчы ук үзен Чыңгыз Айтматов буенча зур белгеч буларак танытты.
– Мине үз даирәсенә алуы, аралашуы өчен чиксез горурлана идем. Аның фикерләре югары, буй җитмәслек. Иҗатын әле дә өйрәнәм. Беренче әсәрен мәктәп яшендә төнлә укып чыктым. Андый кеше туарга тиеш иде. Планетар масштабта. Ул безне бүген янә җыйды. Ул – тынычлык илчесе. Татарстанда язучылар һәм интеллектуаллар форумын үткәрү – бик зур дәрәҗә. Айтматов укулары актуаль мәсьәләләрнең берсе – дөньяда халыклар арасында мәдәниятләр аралашуын булдыру белән бәйле. Бу бүген – планетар масштабтагы бурыч. Чөнки без бу каршылыклы дөньяда шушындый куәтле, шул ук вакытта нәфис көч аша гына уртак тел таба алабыз, – диде Минтимер Шәймиев форум ачылышында.
“Айтматов укулары” цивилизацияләр партнерлыгы идеясе өчен чыгыш ясаган Чыңгыз Айтматовка багышланган. Аның әлеге фикер белән сугарылган әсәрләре 170 телгә тәрҗемә ителгән. Форумның төп темасы – “Глобаль үзгәрешләр чорында – кеше һәм мәдәният”.

“Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” халыкара иҗтимагый берләшмәсе президенты урынбасары Динара Джумабаева исә әдипнең улы Әскәр Айтматовның әманәтен үтәп Кукмара якларына сәяхәт кылуы турында сөйләде. Мәгълүм булганча, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Кукмара районы, Мәчкәрә авылыннан. Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен төзегән Ләбүдә Дәүләтшина (Кукмараның туган якны өйрәнү музее директоры. – Ред.) Кыргызстан делегациясенә Айтматовларның Бөрбаш авылы зиратына күмелгән Тактаргали бабалары (1669 елгы кабер ташы исән. – Ред.) хакында хәбәр итә, райондагы тарихи җирләр белән таныштыра. Ләбүдә ханым “ВТ” хәбәрчесенә Мәчкәрә авылындагы тарихи мәчеткә реставрация кирәклеге турында Минтимер Шәймиевкә әйтүе хакында да сөйләде.
Пленар утырышта Урал осталары көтелмәгән тәкъдим дә ясады. Хикмәт шунда, Урал монументаль сәнгать үзәге президенты Иван Дубровин Минтимер Шәймиевкә Айтматовның бронзадан эшләнгән бюстын бүләк итте. Айтматовның якын дустына, дип әлеге бүләкне тапшырганда ул, монументка урын табылса, Казанга да шундый һәйкәлне коярга без әзер, дигән фикерен әйтте. Әлеге үзәк койган сыннарның берсе Мәскәүдә, Айтматов бакчасында урын алган. Аның авторы – Алексей Чепоненко.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү