Казан урамында төнлә атыш булган

Төнлә Казанның Киров районында билгесез затлар урамда атыш оештырган. Бу хәл турында мәгълүматны социаль челтәрләрдән файдаланучылар урнаштырды.

Якынча мәгълүматларга караганда, Бишбалта бистәсендә Кызыл Армия урамында ату тавышлары ишетелгән. Шаһитлар вакыйга урынында берничә гильза табылган, дип яза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта төнге вакыйгалар эзләре буенча тикшерү бара.

«Полициягә атыш урынында берничә кеше булуы турында сөйләгән шаһитлардан гариза керде. Хәзер полицейскийлар бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый», — дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195963/


Фикер өстәү