Шикәргә бәяләр төшә

Россиядә шикәр бәяләре критик күрсәткечләргә кадәр кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россия буенча артык шикәр җитештерү якынча 1 млн тонна тәшкил итә, диде. Димәк, аның бәясе 35 процентка кимегән – узган ел тоннасы 30 мең сумнан булган булса, хәзер тоннасы 19,5 мең сум тора. Шуңа бәйле рәвештә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр чөгендерен үзләре эшкәртерлек көчләре булмаган төбәкләргә киләсе елда бу культура өчен бирелә торган мәйданнарны 15 процентка киметергә тәкъдим итте.

Үзебезнең шикәр заводлары булуга карамастан, Татарстанга да шул рәвешле эшләргә туры киләчәк. «Кышкы чорда безгә шулай ук чәчү мәйданнарын оптимальләштерү буенча да эш алып барырга туры киләчәк», – диде Марат Җәббаров.

Әлегә республикада шикәр чөгендерен җыю дәвам итә: 53,2 мең гектардан 2,3 млн тоннадан артык татлы тамыр җыеп алынган,уңдырышлылык – гектардан 443 центнер. «Узган елга караганда уңыш гектарыннан 110 центнерга артык. Кайбер районнарның уңдырышлылыгы гектардан 500 центнердан арта», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Шул ук вакытта Буа һәм Зәй шикәр заводларының эшкәртү өчен чимал запаслары җитәрлек, әмма Нурлат заводында шикәр чөгендере запаслары бер тәүлеккә генә җитәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195976/


Фикер өстәү