Яшь татарстанлыларны Россия күләмендә узучы конкурсында катнашырга чакыралар

1 ноябрьдә «На старт, эко-отряд» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында кимендә дүрт кешедән күптән түгел төзелгән, шулай ук гамәлдәге отрядлар да гариза бирә ала.

Проектлар өч төп юнәлеш буенча каралачак: экологик тикшеренү, экоагарту һәм «яшел» стартап.

Катнашу өчен яшь экоактивистларга ecocentrdom@gmail.com электрон адресы буенча гариза бирергә кирәк. Читтән торып катнашучыларга коллектив кураторларына киләсе елның 15 гыйнварына шул ук адреска бер юнәлеш буенча проект җибәрергә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/27/196007/


Фикер өстәү