Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар озаграк ял итәчәк

Киләсе атнада, 4-10 ноябрьдә, татарстанлыларны нибары өч эш көне көтә, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә эшләми торган көн буларак теркәлгән.

6 ноябрь-ТР Конституциясе көне, ул шулай ук бәйрәм көне. Бу көнне татарстанлылар «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә ял итә.

Шулай итеп, республика халкы дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә ял итәчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.


Фикер өстәү