Юл саксызлыкны яратмый | 3 меңнән артык фаҗигада 238 кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан республика юлларында 3 меңнән артык фаҗига килеп чыккан. Анда 4 меңнән артык кеше җәрәхәт алса, 238енең гомере өзелгән. Һәр сигезенче очракта балалар зыян күргән. Бу шомлы саннарны Татарстан Министрлар Кабинетында узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстанның баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов китерде. Балалар иминлеген истә тотып, илдә юл йөрү кагыйдәләрен катгыйландырырга җыеналар.

Фаҗигаләр бигрәк тә Чаллы – Зәй – Әлмәт, Чаллы – Сарман, Саескан тавы – Шәле маршрутларында теркәлгән, анда 6 кеше һәлак булган. Иң еш таралган кагыйдә бозу очраклары каршы як полосасына чыгуга бәйле икән. Ленар Габдрахманов әйтүенчә, машина йөртүчеләр каршы якка чыкканчы, юл хәлен чамалып бетерми, кесә телефоныннан сөйләшә. Балалар арасында җәрәхәт алу, җәяүлеләрне бәрдерү проблемалары һаман да кала бирә. Быел 429 һәлакәттә 453 бала имгәнсә, 13енең гомере өзелгән. Бу бит бер балалар бакчасы дигән сүз түгелме соң? Балаларның саксызлыгы аркасында 120 авария теркәлсә, өчесе мәңгелеккә күзен йомган.

Пассажир балаларның язмышы тулысынча машина йөртүченең ничек идарә итүенә бәйле. Еш кына йөртүчеләр махсус утыргыч урнаштыруга битараф карый, кайчак аны ахырга кадәр беркетмиләр. Ленар Габдрахманов әти-әниләр ваемсызлыгына бәйле мисалларны да китерде. Лаешта биш айлык баласын утырткан ана юл кырыена очкан. Соңрак арбаның беркетелмәгәнлеге ачыкланган. Нәтиҗәдә бала һәлак булган. Бала булганда бигрәк тә барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк. Әнә шулай дип кисәтте баш инспектор.

Җәяүлеләр кичүендә дә тыныч түгел, быел анда 71 кеше һәлак булган. Бигрәк тә свефотор куелмаган, көйләнми торган “переход”ларда да үлүчеләр саны арткан. Йөртүчеләр тизлекне сакламый, җәяүле кичүенә якынлашканда игътибарсыз. Бу хакта сүз кузгатканда без юл йөрү культурасын онытып җибәрмибезме икән? Фаҗигаләрдә җәяүлеләрне генә гаепләргә ярамый. Мәсәлән, белүебезчә, Америкада җәяүлене күргән машина йөртүче әллә каян ук тизлекне киметә башлый. Җәяүлегә урамның бер ягыннан икенче ягына берничә мәртәбә чыгып керергә вакыты кала. Ә бездә “зебра”га сызгырып килеп туктау, беренче булып өлгерим дип, җәяүленең борын төбеннән выжлап узып китү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Бәлкем, машина йөртергә өйрәткәндә “юл йөрү культурасы” дәресләренә күбрәк вакыт бирергәдер. Әлбәттә, бу җәяүлеләргә дә кагыла.

Баш инспектор сүзләренә караганда, җәяүлеләрне таптату очракларын булдырмас өчен юлны аркылы чыгу урыннары төзекләндерелә – ясалма тигезсезлекләр билгеләнә. Мондый чаралар фаҗигаләр санын киметергә ярдәм итә. Юл аша чыкканда колакчын киеп, телефоннан сөйләшүләр дә юньлегә илтми. Белгеч җәяүлеләр кичүендә игътибарлырак булырга, караңгыда киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы билгеләр беркетергә тәкъдим итә. Йөртүче җәяүле кичүенә якынлашканда тизлеген киметеп, юлчыларны көтәргә ияләнергә тиеш.

Бүген федераль дәрәҗәдә автомобильдә балалар булган очракта таләпләрне катгыйландыру мәсьәләсе карала. Болар – тизлекне арттыруны киметү, балаларны утырткан шоферларга кагыйдә бозган өчен штрафны ярты бәядән түләү мөмкинлеген бетерү, салонда бала барлыгын күрсәтүче билге кую һәм башкалар. Соңгысы бүген мәҗбүри түгел.

– Автобуста йөрүче балалар бик тәртипсез хәзер, сүзне тыңламыйлар. Каешларны эләктерегез дип, кат-кат әйтергә кирәк, кайберләре эләктерә дә кабат ычкындыра. Кисәтү ясавым ошамый, өйләренә кайтып, әти-әниләренә әләклиләр. Алар мәктәп җитәкчелегенә шалтырата. Менә бүген генә завуч

кисәтү ясады. Аптырагач, балалар баштан йөрсеннәрмени, дидем, – ди мәктәп автобусы шоферы Ранил Асхадуллин. – Автобуста тизлекне 60тан да арттырган юк. Балалар язмышы өчен җавап бирәсе бит. Казанга үз машинам белән йөргәндә дә тизлекне сәгатенә 80-90нан арттырмыйм. Канга сеңгән инде бу. Машинада бала бар дигән билге кую гына кызулык арттырырга яратучыларны ашыгудан туктатмаячак. Исерек килеш тә юлда йөрмәсеннәр иде. Гомумән, юлда йөрү культурасы кирәк.

Соңгы биш елда юл-транспортка бәйле фаҗигаләрдә һәлак булучылар саны шактый кимесә дә, утырышта катнашкан Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров аларны тагын да киметү өчен барысын да эшләргә кушты. “Таләпләр кертүне көтеп торырга димәгән. Бүген үк кагыйдәләрне саклап, балаларның гомерен саклап калырга була”, – диде баш инспектор.


Фикер өстәү