«Чүп ташлау урыннары беткәч, яңаларына ихтыяҗ артачак»

Татарстандагы чүп полигоннары тулып килә. Белгечләр хәбәр иткәнчә, аларда 8 миллион 18 мең тонна калдыкка урын калган. Анысы биш елга гына җитәчәк икән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республикада федераль реестрга кертелгән 48 полигон исәпләнә. Бүген 40 полигонда гына урын бар икән. Кайберләренең тиешле рөхсәте юк.  Ирек Фәйзуллин Экология министрлыгы белән бу хакта сөйләшүләр алып барылуын әйтә.

– Якын арада лицензия алырбыз дип уйлыйм, – ди ул. – 2019 елда, ресурсы бетү сәбәпле – 9, 2020 елда – 6, 2021 елда – 11, 2022 елда 23 полигон юкка чыгачак. Чүп ташлау урыннары беткәч, яңаларына ихтыяҗ артачак, – ди ул.

Республикада чүп эшкәртү буенча алты объект төзү ниятләнә. Яшел Үзән районында көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы урнашачак. Югары Ослан, Алексеевск, Арча, Алабуга, Лениногорскида аерым эшкәртү пунктлары булачак. Калдыкларны утильләштереп, икенчел әйләнешкә кертү максаты белән шул ук районнарда экотехнопарк булдырырга җыеналар. Чүп ташу чыгымнарын киметү ниятеннән, республиканың 39 районында чүп бушату станциясе төзү планы бар.

Әлегә нишләргә? Моңарчы үз эшен башкарган чүп җыючы оешмалар да аптырашта икән. Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары – “Гринта” һәм “ПЖКХ” идарәче компаниясе” әлегә ныклап эшләп китә алмый. Дөресрәге, авыл кешесе бу оешмаларның эшчәнлеген аңлап бетерми. Шәһәрнекеләр квартплатага ни язып китерсәләр – шуны түләргә күнексә дә, авыл кешесенең чүп өчен акчасын чыгарып саласы килми. Ник дигәндә авылларга чүп җыючылар сирәк килә, әле җитмәсә йортта теркәлгән кеше саныннан исәпләп тә куялар икән. Мөслимдә яшәүче Гүзәлия ханым Сафиуллина, мәсәлән, ай саен 8 кеше өчен акча түли.

– Балаларым Казанда яшәсә дә, бездә теркәлгән.

. Әле түләгән өчен комиссия алалар. Кычкыртып талыйлар инде. Әле бит чүп тә ташлаган юк. Кәгазен мунча мичендә ягам, ризыкларны малга ашатам. Баштарак бер дә түлисем килмәде. Хәзер инде ияләштек, – ди ул.

– Безнең авыл күптән чүпкә батты инде. Кеше шулкадәр остарды. Бөтен калдык-постыгын иске ферма буена ташларга күнекте. Элек ул тирәләрдә агачлар үсә иде. Хәзер чүп оясы. Экологлар безгә килеп җитә алмый. Әнә шуңа да безнең авыллар акча түләргә теләми, – ди Кукмара районында яшәүче Гөлзирә апа. Кайсы авылдан икәнен генә әйтми. Ә менә күрше Мамадышта хәлләр башкача. Чүп җыючы операторлар эшкә тотынганчы ук, район хакимияте халыкны чисталыкка өйрәтте. Әле дә хәтерлибез: урамда аунап яткан бер бүрәнә өчен дә штраф салып китәләр иде. Ул гынамы, бер кәнфит кәгазе өчен кисәтү алган кешеләр булды. Аның каравы хәзер кеше чүбен читкә ташламый. Хәтта капка төбендәгене өйгә алып керә.

Биектау халкы элек чүп тапшырган оешманы сагына икән.

– Искесенә ияләшкән идек. Без күптәннән шәһәрчә яшәдек. Күп районнар әле генә акча түли башлады, – ди Чыпчык авылыннан Гөлфия апа.

“Полигон” оешмасы аларга хәзер дә хезмәт күрсәтә.

– 2000 елда мин совхоз директоры идем. Күреп торам: тирә-як әкренләп чүпкә батып бара. Урман эчләре, юл буендагы агачлыклар – чын мәхшәр. Шуннан соң, чүп полигоны оештырырга булдым. Шушы көнгә кадәр авыл халкына гына түгел, Казанның кайбер оешмаларына да хезмәт күрсәттек. Чүп җыю буенча төбәк операторлары билгеләнгәч, бераз эшебез кимеде. Әмма безгә әле дә чүп китерәләр. Безнең 2038 елга кадәр эшләргә рөхсәтебез дә бар, – ди оешма җитәкчесе Әнсар Галиев. – Казан чүпкә батмасмы, дип тә борчылабыз. Әкренләп полигоннар кими, ә калдык-постык арта гына бара. Безне чүп яндыру заводы гына коткара ала. Әмма моны кешеләр дә дөрес аңласын иде. Үзебездән башлыйк. Азрак пычратсак, азрак җыясы да булыр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 САН

Россиядә 1 млн халкы булган шәһәрләрдә елына 400 мең тоннага кадәр чүпчар җыела. Бер кешегә елына 300-400 кг чүп туры килә.

Татарстанда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр чүп өчен ай саен кеше башыннан 71,95 сум, шәхси йортларда яшәүчеләр 78,05 сум түли.

Бу кызык!

Сингапурда чүп савыты кырыена ташланган бер төпчек өчен зур күләмдә штраф түләтәләр.

Германиядә халык, иртәнге сәгать биштә уянып, чүбен махсус машинага чыгарып бушата.

Россиядә чүплекләр 4 миллион гектар урынны алып тора. Бу Голландия яки Швейцария мәйданы кадәр дигән сүз.

Чүп чиләгенең 70 проценты төргәкләрдән тора.

Дөньяда ел саен 100 мең диңгез хайваны һәм 1 миллион кош пластик ашап үлә.

60 килограмм макулатура бер агачны коткара.


Фикер өстәү