Татарстанның үзәктән ерак районнарында яшәүче 9 мең кешенең сәламәтлеген тикшергәннәр

Мобиль поликлиникаларның көпчәкләре тәгәри тора, авырулар ачыклана тора. “Күчмә” табиблар Татарстанның үзәктән ерак районнарында яшәүче 9 мең кешенең сәламәтлеген тикшергән инде.

200ләбе үзләренең чире турында нәкъ менә шул табиблар авызыннан тәүге тапкыр ишеткән. Моннан тыш медиклар 3 мең 31 кешене өстәмә тикшеренүгә  җибәргән, 454ен хастаханәгә салган.

Мобиль комплекслар Татарстанның 10 районында: Буа, Тәтеш, Спас, Әлмәт, Чүпрәле, Актаныш, Әлки, Минзәлә, Аксубай, Апас районнарында булып кайткан.


Фикер өстәү