Кичәге давыл хикмәтләре| Дистәдән артык машина зыян күргән

Сынган агачлар, каерылган түбәләр, җимерелгән машиналар, куптарып атылган реклама такталары, аударылган тукталыш корылмалары. Кичә республикада булып узган көчле җил әнә шундый хикмәтләр күрсәтте. Синоптиклар сүзләре буенча, җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җиткән хәтта. Көчле гарасат нәтиҗәсендә, Россия Гадәттән хәлләр министрлыгы көндезге сәгать 11дән төнге 11гә кадәр югары әзерлек режимына кертелде. 

Халыкка кисәтүләр бер тәүлек алдан җибәрелсә дә, бәладән бөтенләй качып котылып булмый шул. Сәгать кичке дүрткә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көчле җилгә бәйле бәла-казалар турында 250 хәбәр килгән. Бу вакытка дистәдән артык машина, 7 реклама тактасы, 15 агач зыян күргән. Сынган агач, кубып төшкән түбә фотолары социаль челтәрләрдә дә күп таралды.

Мәсәлән, Казанның Дементьев урамында көчле җил офис бинасының тәүбәсен алып алу нәтиҗәсендә сигез машинага зыян килгән. Моннан тыш, давыл Казандагы тимер-бетон заводының ташландык бина түбәсен каерган. Берничә урамда агачлар авып, машиналарга зыян килде.

Мондый төр бәла-казалар Казанда гына түгел, районнарда да күзәтелде. Әгерҗедә, мәсәлән, давыл Пенсия фонды бинасы түбәсенең калаен куптарган. Яшел Үзән, Югары Ослан районнарындагы 38 торак пунктта һәм Казанның кайбер урамнарында электр чыбыклары өзелгән. Нәтиҗәдә, 5845 кеше утсыз утырырга мәҗбүр булган. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә район электр челтәрләре хезмәтенең 38 бригадасы эшләгән.

Көчле җил Әтнә районындагы мәктәп бинасына да зыян салган. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, бу хәл көндез Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Моннан тыш, авылда да ут беткән. Гомумән алганда, кичә Татарстанда 10 мең йортта яшәүче 26 меңнән артык кеше утсыз торырга мәҗбүр булган.

Идел елгасы аша уза торган күпердә дә чак кына фаҗига булмый калган. Көчле җил аркасында, зур йөк машинасы, бер якка авышып, күпер киртәсенә “асылынып” калган. Әле ярый, йөртүчесенә зыян килмәгән.

Суыта!

Кичә һава торышы көчле җил белән сынаса, бүген инде синоптиклар салкыннар вәгъдә итә. Термометрлар көндез 0 градус күрсәтсә, төнлә температура -4 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

– Без салкын атмосфера фронтында калдык. Көчле җилне дә шуның белән аңлатабыз. Аннан соң Арктикадан килүче суык һавага эләгәбез. Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, кинәт суытачак,  – диде безгә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе юеш кар яву ихтимал. Урыны белән буран, көчле җил дә булырга мөмкин. Мондый һава торышына гаҗәпләнергә кирәкми, ди белгеч. Чөнки моңа кадәр табигать безне болай да инде матур көннәре белән сөендереп торды. Гадәттә, октябрь ахырында һава температурасы уртача 0 градусны тәшкил итә. Җиргә кар ятмаса да, урыны-урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга киңәш итә.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү