Марат Җаббаров: «Барлык сорауларыгызны, фикерләрегезне беркетмәгә кертеп, язып алырбыз»

Җитештергән продукцияне уңышлы урнаштыру, ягулык бәяләренең кыйммәт булуы, кредит алудагы авырлыклар, җирне рәсмиләштерүдәге каршылыклар.     Татарстан фермерлары, Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе советы һәм президиумының киңәйтелгән утырышында фермерлар әнә шул мәсьәләләрне күтәрде. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та катнашты.

Вакыт чикле булса да, фермерлар үзләрен борчыган сорауларны җитәкчелеккә җиткереп калырга тырышты. Яңа фикерләр дә яңгырады, тик утырыш саен кабатланган, “кара сакал” кебек тагылып йөри торганнары да байтак иде. Хәер, бу аңлашыла да, чөнки яңа министрның фермерлар белән бу рәвешле тәүге очрашуы иде бит.

– Барлык сорауларыгызны, фикерләрегезне беркетмәгә кертеп, язып алырбыз. Анализ ясарбыз. Кайбер мәсьәләләрдә уртак фикергә килербез, кайберләре буенча берничә тапкыр очрашырга туры киләчәк, – диде Марат Җаббаров, утырышта яңгыраган сорауларга җавап итеп.

Аның сүзләренә караганда, фермер хуҗалыклары ел саен арта. Кукмара, Буа, Балык Бистәсе, Спас, Яңа Чишмә һәм Азнакай районнарының һәрберсендә генә дә 80нән артыграк фермер эшли. Республика авыл хуҗалыгындагы тулаем төбәк продуктының 52 процентын да нәкъ менә алар җитештерә.

Дөрес, фермерларга республика ярдәме дә зур. Сигез ел эчендә башлангыч фермерлар, гаилә фермалары программасында катнашып, 1126 хуҗалык ярдәм алган. Шул исәптән быел 135 фермерга 600 млн сум акча күчерелгән. Моннан тыш, “Агростартап” проекты кысасында алар 312,7 млн сум күләмендә грант алуга ирешкән. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә сыер саны – 3,3 меңгә, симертә торган мөгезле эре терлек – 3,8 меңгә, кошлар 1,6 млн башка артыр дип планлаштырыла.

Шул ук вакытта министр уңыш күрсәткечләрен киметеп күрсәткән фермерларга да шелтә белдерде.

– Без тырышабыз, грантлар бирәбез, ә сез, күрсәткечләрне киметеп язып, эшләнгән эшне күрсәтмисез. Уңыш, сөт күләмен ничек бар, шулай языгыз, – диде ул.

Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров әйтүенчә, атна саен уздырыла торган ярминкә мәйданнарының да фермерларга файдасы зур. Ул, мондый чараларны бер тапкыр гына түгел, ә атна дәвамында үткәрсәк, тагын да яхшы булыр иде, дигән фикерен җиткерде.

Сүз уңаеннан, берничә көн элек бер матбугат чарасында ассоциацияне 1999 елдан бирле җитәкләгән Камияр Байтимеровның үз вазифасыннан китү ихтималы турында хәбәр таралган иде. Ләкин рәис бу мәгълүматны кире какты.

– Ул мәкаләдә башка берәр кешенең фикерен җиткергәннәрдер, минекен түгел. Андагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, – диде ул.

– Кыскасы, ул беркая да китми, монда кала. Эшебезне дәвам иттерәбез, – дип хуплады аның сүзләрен Марат Җаббаров.

Болай булса, төпкә төшәбез”

Бүген кулланучылар кооперативлары үсешенә дә зур урын бирелә. Моны үз чыгышында министр аерым ассызыклады. Ул китергән мәгълүматлар буенча, республикада 274 кулланучылар кооперативы эшли.

– Берләшеп кенә көчле булып була. Бергә булганда, чыгымнарны да киметергә, базардагы бәяләр уйнавын да җиңелрәк кичерергә мөмкин. Без акрынлап кооперативлар оештыру кирәклегенә һәм аларның нәтиҗәле эшләвенә төшенәбез, – дигән фикерен әйтте.

Утырышта Чүпрәле районыннан килгән фермер да сүз сорап алды. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен бәяләү мәсьәләсен күтәрде. “Бикчуров” фермер хуҗалыгы Равил Бикчуров әйтүенчә, хуҗалык ике меңнән артык тонна көнбагыш, унбиш мең тоннага якын шикәр чөгендере, биш мең тоннадан артык бөртеклеләр үстерә.

– Файдасы юк бит. Көнбагышның үзкыйммәте – 1,5 сум, алар (завод) бездән 13,5 сумнан кабул итә. Былтыр шикәр комының 1 килограммы өчен 37 сум ала идек, быел 20 сумнан да күпләп сата алмыйбыз. Ульян тәҗрибәсе мисалында, чөгендер үстерүчеләргә гектарына 5 мең сум күләмендә булса да ярдәм булмасмы икән? – диде ул.

Фермер, Марат Җаббаровның Министрлар Кабинетындагы чыгышына ишарәләп:

– Сез бик яхшы чыгыш ясадыгыз. Без бу хакта башка фермерлар белән дә сөйләштек. Алар да хуплый. Мондый бәя белән чөгендер, көнбагыш үстерү отышлы түгел, киметергә, дидегез. Дөрес сүз әйттегез. Элек югары маржиналь культура дигәч, үстереп бардык. Хәзер бу сүзне “хуҗалыкны туздыра торган культуралар” дип аңларга була, – диде.

– Икенче елга хуҗалыкта бер гектар көнбагыш та, бер гектар шикәр чөгендере дә чәчмим, дияр идем, тик чөгендер ура торган комбайнның тәгәрмәчләре тутыкмасын өчен һәм авылдашларга таратырга дип кенә, 50 гектар чамасы чәчәргә исәп. Ә болай ел саен 400 гектар чәчәбез. Әгәр акчаны санамыйча, бу культураларны үстерсәк, бөтенләй төпкә утырачакбыз, – ди Бикчуров.

Аның фикеренчә, шикәр комына түбән бәя читтән кертүгә бәйле.

– Безгә Украина, Беларусь, Казахстан шикәр комы кертә. Үзебезнең шикәр чөгендерен тиешле бәядән сата алмыйбыз, шуңа күрә мәйданнарны киметергә мәҗбүрбез. Бәя билгеләү буенча дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. Уңыш әйбәт, ләкин югары маржиналь продуктларга бәя түбән булгач, күңел үсми, –  ди фермер.

Марат Җаббаров Ульян тәҗрибәсен өйрәнеп карарга вәгъдә бирде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү