Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага бәрелгән

Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага бәрелү нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм ике пассажир җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төнге өчләр тирәсендә Ершов урамында арендага алынган «Фольксваген» автомобиленең йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле идарәсен югалтып, кирпеч коймага килеп сыланган.

Нәтиҗәдә, чит ил машинасының шоферы, шулай ук ике пассажиры (23 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет) төрле тән җәрәхәтләре алган.

"Татар-Информ" 

 


Фикер өстәү