Телевизор: күрсәтәме, туктыймы?

Атна башында көтмәгәндә генә “Останкино” телеүзәге генераль директоры Михаил Шубинның белдерүе таратылды. Баксаң, атаклы телеүзәк, әҗәтләрен җыеп ала алмау сәбәпле, 25 процент кеременнән колак каккан икән.  Шунда эшләүче хезмәткәрләрнең бер өлешен кыскартырга мәҗбүр булганнар. Шубин хәтта телетапшыруларны гарантияли алмавын, өзеклекләр булу ихтималын әйтә.

“Бу – бик кабахәт вазгыять, әмма без берни дә эшли алмыйбыз”, – ди ул. Кризисның төп сәбәпчесе – Беренче канал. “Останкино”га шуның бирәчәкләре түләнми икән. Үткән ел ахырында телеүзәк, 164 миллион сум алачагын таләп итеп, Беренче каналга суд аша ике дәгъва белдергән. Ел башында бурычлар түләнгәч, дәгъваларын кире алган. Хәзер яңалары  тупланган. Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин министрлыкның вазгыятьне контрольдә тотуы, тапшыруларның тукталмаячагы турында әйтә, әҗәтләр барлыгын таный, аларның суммасын гына игълан итми.

Ни өчен Беренче канал бурычка баткан дигән сорауга җавапны кайбер белгечләр интернетка  бәйлиләр. Кайчандыр “зәңгәр экран” хуҗалары реклама “бәлеше”н тулысы белән үзләре генә кисә иде. Хәзер аның яртысыннан күбрәге интернет кырында киселә. Аудиторияне дөньякүләм пәрәвез челтәре торган саен үзенә таба суыра. “Зәңгәр экран”нар каршында утыруга караганда,  бармак селкетеп кенә  смартфон һәм айфоннардан үзенә кирәкле мәгълүмат эзләүчеләр саны ишәя. Яңа туган сабыйдан башлап ак сакаллы бабайга кадәр көнен уч төбе кадәр гаджетларга төбәлеп уздыра. Аннан соң Соловьев кебек җәнҗаллы алып баручыларның телеэкраннан яуган тупас нәфрәт һәм кара фикерләр ташкыны халыкның гайрәтен дә чигерә башлады. Телевизорга карата аллергия уянуын танучылар сафы киңәя. Менә шундый сәбәпләр барысы бергә тупланып, илнең төп телевизион каналы бюджетына каты гына суккан, күрәсең.

Искә төшерик: телевидение рекламасы кайчандыр бик майлы калҗа иде. Аның тирәсендә әллә никадәр сәхнә арты конфликтлары төйнәлде. Мәшһүр Влад Листьевның серле үлеме (җинаятьчеләр әле дә табылмаган) нәкъ менә шул реклама тирәсендәге тартышка бәйле булуы ихтимал. Чирек гасырга якын вакыт үткәч, Беренче каналның ярык тагарак алдында калып, әҗәтләрен түли алмый азапланачагын әйтсәң, Листьев әфәнде ышанмас иде.

                                                                           Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү