1 ноябрьдән барлык сөт продукциясен башкача тикшерелә башлаячаклар

Татарстанда 1 ноябрьдән «Меркурий» системасында барлык сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмати системасы — Россия территориясендә ветеринария контроле узарга тиешле товарларга электрон сертификат системасы. Быел «Меркурий аша 35 млн нан артык электрон документ ясалган.

2019 елның 1 ноябреннән «Меркурий» системасында әче сөт продукциясе, эчәргә яраклы сөт (югары температурада эшкәртелгән, сәнәгать юлы белән җитештерелеп, упаковкага салынган), туңдырма, каймак, йогурт, кефир, катык, эремчек кебек продуктлар тикшереләчәк.

«Эшкәртүче предприятиеләргә учет системасын «Меркурий» системасы белән берләштерүне киңәш итәбез. Бу электрон сертификатлар булдыру процессын автоматлаштыру өчен кирәк», — диделәр матбугат хезмәтеннән.

 

 


Фикер өстәү