Россия беренчеләрдән булып цифрлы форматта халык санын алуны уздырачак

Россия 2020 елгы халык санын алуны беренчеләрдән булып цифрлы форматта үткәрәчәк. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хәбәр итә.

2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алу барышында һәркем «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыра алачак.

Яңа алым югары сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ә аларны эшкәртүгә вакыт азрак китәчәк.

  • Россия беренче тапкыр 2018 елда узган халык санын алу вакытында яңа форматны сынап карады.
"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү