89 яшьлек ветеран әле дә заводка эшкә йөри

Соңгы вакытларда тормышларын гыйбрәт итеп сөйләрлек өлкән буын кешеләре белән еш очрашырга туры килә. Күптән түгел 65 ел буе заводта эшләүче бер абзый турында ишеттем. Ул киләсе елга 90 яшен тутырырга җыена икән, әмма заводтан аерылырга исәбе юк, имеш. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем.

«Картлар кебек менәсез»

Өй телефонын бирделәр. Шалтыратам моңа: “Кәлимулла абзый, нихәл?” – дим.

– Әйбәт кенә. Танымадым, кем соң әле бу?

– “Ватаным Татарстан” гәҗитеннән, журналист бу.

– Исемең бардыр бит!

– Бар, – дип исем-фамилиямне әйттем дә, – шимбә көнне күрешеп булмас микән? – дидем.

– Белмим шул, энем. Кайвакыт шимбә көнне дә эшкә чакыралар.

Нинди алыштыргысыз кеше бу? Күрәсе килә генә бит!

– Энем, давай, син якшәмбе көнне чамалап тор әле! Берәр җиргә барасы булмаса, очрашырбыз.

Тавышы көр моның, башта телефонны улы-мазар алды микән дип тә уйлаган идем. Шуңа күрә: “Кәлимулла абзый, синме бу?” – дип кат-кат сорадым.

– Кем булсын инде, өйдә берүзем генә. Үз көнемне үзем күреп ятыш.

Ниһаять, бер атнадан соң якшәмбе көнне очраштык. Гвардия урамындагы бер йортта иң соңгы, бишенче катта бер бүлмәле фатирда яши. Ишеген төбенә кадәр ачып, безне көтеп тора иде. “Картлар кебек менәсез, тизрәк йөреп булмый мәллә?” – дип, бераз төрттереп алды.  Лифт юк. Кәлимулла абзый аны кирәккә санамый да. Үзе әйтмешли: “Көн саен 8 сәгать кыру станогы артында басып эшләгән кеше өчен бишенче катка менү зәрәдке генә”.

– Эштә арытмыймы соң?

– Юк. Шөкер, егетләр кебек йөрим. Күпме гомер узган, энем, ә, бер уйлаганда, кичә генә яши башладым кебек.

Табигый сайланыш

Кәлимулла абзый Миңнуллин 1930 елда Апас районында туган. Әнисе Миңсылу аны кызу урак өстендә, басуда тапкан. Мондый хәлләр ул чор кешеләре өчен шактый ук табигый иде. Әбием Мәүлиханың да 15 баласының бишесен урак өстендә табуы турында сөйләгәне бар. Алар имчәк бала белән уракка да йөргәннәр әле. Әбием: “Ипи чәйнәп марныга (марляга) төреп баланың авызына каптыра идек тә чүмәлә янында яткырып калдырып, урак ура идек”, – дип сөйли иде.

Әлбәттә, балаларының шактые төрле кизүдән үлгәннәр, бары тик иң көчлеләре генә исән калган. Бу хәлләрне мин үзем “табигый сайланыш” дип бәялим. Кәлимулла абзый да шундый язмыш кичергән. Абыйсы һәм энесе инде вафат. Өч бертуганнан берүзе исән. Аның турында бүген дә: “Ай-яй, үзәге нык булган”, – дип сөйлиләр.

Үзе: “Кичә генә яши башлаган кебек”, – дип сөйләнсә дә, язмышы ил тарихының тулы бер сәхифәсен тәшкил итә.

Немец килә!

Кул астына керә башлагач та,  Кәлимулла колхоз эшенә йөри. Ә 1941 елның көзендә, немец гаскәрләре Мәскәүгә якынлашкач, 11 яшьлек малай, әнисенә ияреп, окоп казырга йөри башлый. “Казан каймасы” дип йөртелгән оборона сызыгы турында аерым язасы бар әле. Апас, Кайбыч районнары җирендә окоп казуда 30 меңгә хәтле кеше катнашкан дигән мәгълүматлар бар. Шул 30 меңнең берсе – Кәлимулла. Ул ач-ялангач малай чагын исенә төшергәндә,  бүген дә ыңгырашып куя.

1941 елның бит кышы да бик салкын килә. “Чыпчыклар җиргә төшсә,  кире очып китә алмыйлар иде”, – дип сөйли. Чөнки тәннәре шундук өши, канат җилпергә хәлләре калмый. Минем кошларның очкан җирдән өшеп егылып төшкәннәре турында сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Өскә кияргә юньле киеме дә булмаган халык көзге-кышкы салкыннарга ничекләр генә түзгән икән? Кәлимулла абзый әйтүенчә, ул вакытларда ачлыктан һәм туңып үлүчеләр шактый булган. Ул елларны Кәлимулла абзый өч сүз белән сурәтләп бирде. “Иң истә калганы – ачлык, ялангачлык һәм бетләү”, – диде. Бетләре каян килеп чыккандыр, әйтүе кыен, ә менә үлгән атлар итенә чират   торуларын бик яхшы хәтерли Кәлимулла абый.

Мин аның тормыш юлын тәфсилләп сөйләп чыгарга җыенмыйм. Ә менә инде 65 ел буе станок артында эшләве гайре табигый тоелды. Мондый хәлнең илдә-җирдә булганы юктыр ул.

Белемсез “профессор”

Ерак Көнчыгышта һәм Баренц  диңгезендә ил чикләрен саклап армия хезмәтен тутыргач,  Кәлимулла туган якларга кайта. Шәһәргә барып эш эзләп йөрүчеләр  элек-электән булган. Казанга килгәч,  бер танышы аңа: “Монда күптән түгел бер завод ачылды, эшчеләр җыялар, синдәй егетләр анда бик кирәк”, – ди. Бу 1952 елда ачылган “Теплоконтроль” заводы була. Кәлимулла анда 1954 елда килә. Мастер аны бер токарь янына алып бара да: “Менә сиңа өйрәнчек, һөнәреңнең серләрен үзең өйрәт”, – ди. Беркайда да махсус белем алмаган Кәлимуллага эшлисе детальләрнең сызымнары белән баш катырырга туры килсә дә, табигать биргән акылы, эш дип атлыгып торуы аңа  токарь һөнәренең нечкәлекләрен бик тиз эләктереп алырга ярдәм итә. Ул заманнарда социалистик ярышка кушылып норманы арттырып үтәү төп таләпкә әйләнә. Әлбәттә, эшнең сыйфаты да беренче урыннарда тора. “Сыйфат бишьеллыклары”н, шәхси келәймә белән продукция җитештерүләрне мин дә хәтерлим әле. Кәлимулла Миңнуллин әллә ничә тапкыр “Социалистик ярышта җиңүче” булып таныла, рәсеме “Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе”ндә тора. Әмма, ни гаҗәп, аның бернинди орден-медальләре юк. Ә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бөтен шкафлары тулы. Араларыннан завод җитәкчелеге чыгарган төрле фәрманнар кызыксындырды мине. Төрле юбилейлары уңаеннан Кәлимулла Хәйрулла улы Миңнуллинга “югары күрсәткечләре” өчен йә 500 сум, йә бер мең тәңкә премия бирү турындагылары бар. Бу – бүгенге акчалар белән. Мондый “зур” акчалата бүләкләрне алудан баш тартып килгән Кәлимулла абзый. Үзен кимсетү, түбәнсетү дип кабул иткән.

Мондый “хөрмәт” нәрсә белән бәйледер, әйтүе кыен. Ишетүемчә, заманында 12 мең тирәсе кеше эшләгән “Теплоконтроль”дә хәзер эшчеләр санын йөзәрләп кенә саныйлар. Җитештерү кимегәч,  акча-макчага да кытлык микән? Алай дисәң, Кәлимулла абзый әйтүенчә, җитештергән бөтен нәрсәне озата баралар. Димәк, завод продукциясенә ихтыяҗ бар әле. Әмма куәте икенчерәк шул инде. Кайчандыр гөрләп торган завод цехларын төрле оешмалар, эшмәкәрләр арендага алып бетергән. “Теплоконтроль”не тәнкыйтьләргә җыенмыйм, бездә генә түгел, илендә күпме заводлар җиргә тезләнде, элекке даннары юкка чыкты. Авыллар кебек, заводлар да картая. Кәлимулла абзый да: “Яшьләр заводка бик атлыгып тормый шул хәзер”, – ди.  Эшчеләрнең уртача яшен әйтә алмады, безнең цехта, бәлки, кырык бишләр чамасыдыр, ди. Заводка килергә ыжгырып торган яшьләр булса, туксан яшенә якынлашып килүче Кәлимулла абзый атна буе тулы смена эшләп,  шимбә көнне дә заводка килмәс иде.

Хәер, ул эшсез тора алмас, чөнки табигате шундый. “Энем, бу фатирда берүзем нишләп ятыйм инде, җә, җитмәсә, куллар да эш-эш дип кычытып тора”, – ди. Аннан соң: “Үземне егетләр кебек хис итәм әле”, – дип биеп тә җибәрә.

Аның фатирында тутыкмый торган металлдан эшләнгән Останкино башнясы, тагын тимердән, органик пыяладан эшләнгән әллә нинди сыннар, йорт кирәк-яраклары бар. “Чертеж гына бир, любой нәрсәне эшлим”, – дип елмаеп тора. Чын мәгънәсендә белемсез “профессор” ул, һәр эшләнмәсенә  иң оста ювелир кулы тигән кебек.

– Кәлимулла абзый, туксанны тутыргач та заводка йөрерсең микәнни?

– Сәламәтлек кенә булсын, эшлим, туксаннан соң туксан биш, йөз дә бар бит әле, – дип көлеп җибәрә бу.

Аңа минем белән утырып сөйләшү дә уңайсыз иде, ахрысы, әледән-әле торып басмакчы була. Чөнки инде ничә ел гомерен аяк өсте үткәрә ул.

Япа-ялгыз яшәвен белгәч, гаилә хәлләре турында сорашмый булдыра алмадым. Хатыны инде вафат, бердәнбер улы Марсель,  оныгы Ренат көнгә әллә ничә  мәртәбә шалтыратып, хәл белешеп торалар. Ә Кәлимулла абый: “Миңа ярдәм кирәкми, үз-үземне карыйм әле”,  – ди. Шулай да күрешеп-сөйләшеп утырырга кеше булмавыннан гаҗиз икәнен яшермәде.  “Заводта хет халык арасында мин”,  – диде.

Исән-сау бул инде, Кәлимулла бабай, әй… Кәлимулла абый!

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү