Лаеклы картлык өчен пенсия ничә сум булырга тиеш?

Россиялеләр фикеренчә, лаеклы картлык өчен пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш. Бу хакта, Superjob порталынына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

«Superjob мәгълүматлары буенча, картлыкта лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә торган пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш», — диелә хәбәрдә.

Ир-атлар ихтыяҗы хатын-кызлар ихтыяҗыннан артып китә — 42,1 мең сум һәм 37,5 мең сум.

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, быел эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе 15,4 мең сум тәшкил итә.

Сораштыру 2019 елның 24 сентябреннән 2 октябренә кадәр 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент арасында үткәрелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/10/30/196158/

Фикер өстәү