Үзмәшгуль Гүзәл Шәйдуллина: “Хәзер эшләргә тынычрак”

 Һөнәри керемгә салым режимы илнең дүрт төбәгендә генә гамәлдә. Россия финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, 2020 елга аларның санын арттыру күздә тотыла. Ханты-Манси автоном округы, Самара, Свердловск, Төмән, Кемерово өлкәләрендә яшәүчеләр дә үзләрен үзмәшгуль буларак терки алачак. Моңа өстәп үзмәшгульлек һөнәрләре исемлеген төзергә дә уйлыйлар.

Гүзәл Шәйдуллина – кондитер. Ул да яраткан шөгыле белән хәзер рәсми рәвештә шөгыльләнә. “Хәзер эшләргә тынычрак”, ­− ди. Үзмәшгуль булуның тагын нинди уңай яклары бар? Кондитер белән шул хакта сөйләштек.

– Яңа төр салым турында ничек белдегез?

– Заказга тортларны 2018 елның мартыннан ясый башладым, моңа кадәр “күләгә”дә эшләдем, ә гыйнвар аенда үзмәшгуль булып теркәлдем. Теркәлү озак вакытны алмады. “Минем салым” кушымтасын телефонга йөкләттем дә анкета, кирәкле мәгълүматны тутырып җибәрдем.

– Һөнәри керемгә салымның өстенлеге нидә?

– Минемчә, үзмәшгульлек кечкенә шөгыльгә кече бизнес дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитү мөмкинлеге бирә. Теркәлгәнче, “күләгә”дә эшләгәнгә күрә, һәр заказ бирүчене тикшерә идем: социаль челтәрләрдә уртак дусларыбыз бармы, фотосурәтләре ышандырырлыкмы… Салым органнарыннан тикшерүләр булмагае дип, куркудан шулай эшли идем. Бер карасаң, эшлисең, эшлисең, әмма күңелдә сине “сатарлар” дигән шик бар бит. Рәсми рәвештә теркәлгәч, бу куркулар юкка чыкты. Әйткәнемчә, өйдә яраткан шөгыль белән мәшгуль булу киләчәктә киңәергә, өйдән чыгарга да мөмкинлек бирә. Хәзер заказларым да күбрәк. Юридик затлар да мөрәҗәгать итә.

СОРАУ-ҖАВАП
Хуҗалыкта җитештерелгән товарны сату үзмәшгульлек белән шөгыльләнү саналамы?

Авылда җитештерелгән продукция – сөт, эремчек, каймак, йомырка һәм башканы тапшыручы шәхси хуҗалык тотучы булып санала. Шәхси хуҗалык турындагы канун буенча, сыеры, йорты янында 50 сутый бакчасы булып, ялланып эшләүчесе юк икән, шунда үзе җитештергән продукцияне (яшелчәсе, сөт ризыклары һ.б.) сата икән, ул кеше үзмәшгуль булып саналмый.

Үзмәшгульләр Пенсия фондына акча күчереп барамы?

Бу – ирекле. Әмма үзмәшгуль булып теркәлеп тә, Пенсия фондына берникадәр акча түләмәсә, ул кеше эшләгән булып саналмый, димәк, аның эш стажы да бармый. Бу кертемне түли башлау өчен, Пенсия фондына килеп гариза язарга – исәпкә басарга кирәк.

Өйдә ризык әзерләп сатучылар (кондитерлар), эшчәнлекләрен рәсмиләштергәч, Роспотребнадзор тикшерүләреннән котыламы?

Әгәр шул продукцияне сатып алган кешенең сәламәтлегенә зыян килгән икән, тикшерү уздырылырга мөмкин. Әмма үзенә эшләүче кеше сыйфатсыз товар сату белән табыш алуга юл куймас. Эшмәкәр сыйфатлы продукция җитештерү турында уйларга тиеш.

СҮЗ УҢАЕННАН

Күптән түгел Казанда Оzon ширкәте логистика үзәген ачты. Татарстан үзмәшгульләре җитештергән товарлар компаниянең яңа урынында кабул ителәчәк. Бу программа үзмәшгульләргә үзләренең продукциясен сату-таратуда ярдәм итәчәк.

Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?
Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Монда ук консультациягә язылырга була.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү