«Иремнән чыгып киткәндә ике балам тәпи киткән иде. Өченчесе –карынымда»

Баласына алимент түләүдә бурычлылар саны кимеми. Бүген республикада 20 мең кешенең шундый бурычы бар. Быел 9 ай эчендә суд приставлары 35 мең эш караган һәм 221 миллион сумнан артык акчаны түләттергән. Республиканың Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Татарстан суд приставлары башлыгы урынбасары Елена Степанова белән бу уңайдан халык белән очрашу үткәрде.  Республикада алимент түләттерү буенча төрле чаралар күрелә: милеккә арест салу, хезмәт хакыннан, банктагы акча исәбеннән тотып калу, транспорт йөртүдән мәхрүм итү, чит илгә чыгармау. Алимент түләттерүдә тагын нинди чаралар күрер идегез?

Камил Кәримов, язучы:

– Хөкүмәтебез халык санын арттыру буенча нинди генә чаралар күрми хәзер, ана капиталы, пособиеләр… Аңа карап гаиләләр тотрыклы түгел. Алимент түләүдә мәҗбүриләү дә киресен эшли. Кайбер хатын-кыз алдан уйлап, бай ир-атка кияүгә чыга, берничә ай яшәгәч, ир көйләп ятмый, аерыла һәм баласына зур суммада алимент сорый. Бу  хәзер гадәткә керә башлады. Судлашу, алимент түләттерү дә үчләшү коралына әйләнеп бара. Чит ил сериалларының да 99 проценты шуңа корылган. Монда бер яклы гына фикер йөртергә, түләргә теләмәүчеләргә, аһ, хайван икән бу, дип карарга ярамый. Без аның нигезендә нәрсә ятканын белмибез.

Альберт Галимов, пенсионер (Казан):

– Без иң элек үзебез үк проблемалар тудырып, аннан соң шуларны хәл итү өчен геройларча көрәшкә күтәрелеп яшәргә өйрәнә башладык кебек. Җәмгыятьтәге рухи кыйммәтләрнең  нигә югала баруы, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтә гаиләнең роле турында күбрәк уйланмыйбыз. Ничә ир һәм ничә ананың алимент түләүдән качып йөрүен исәпләгәнче, тискәре күренешләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү белән шөгыльләнсәк, әйбәтрәк булмас идеме икән?

Гөлназ Сәмигуллина, өч бала анасы:

– Иремнән чыгып киткәндә ике балам тәпи киткән иде. Өченчесе –карынымда. Хыянәтен белгәч, елап, үксеп беттем. Түзеп яшәмәскә дигән нәтиҗәгә килер өчен бер кул күтәрүе җитте. Иң элек дус кызыма килеп кердем. Ул исә, әнисеннән калган фатир тик тора, дип сөендерде. Шунда күчендек. Төннәрен өйдә эшли торган эш таптым. Бер елдан сеңлем Казанга укырга керде. Ул килгәч, тормыш җиңеләйде. Сеңлем өйдә чакта таксист булып эшли башладым. Акчам җитә иде. Иремне алиментка биреп, мәҗбүриләп акча түләттерәсем килмәде. Үсте ул балалар! Хәзер менә әтиләренең дә исенә төштеләр. Тик соң инде. Миңа калса, баласын яраткан әти алиментка биргәнне көтми, үзе ярдәм итәргә тиеш. Ә бездә ирләр балага акча бирсәм, хатын рәхәт яшәр дип курка. Бернинди чара күрмәс идем. Алимент түләүне атаның,  йә ананың намусына калдырырга кирәк. Миңа балаларым әтиләреннән алимент түләттермәгәнгә рәхмәт  укый хәтта. Бәхет  акчада түгел, иң мөһиме  сәламәтлек  булсын!

Зәлия Гыйльманова, сәркатип:

– Бала кечкенә вакытта акча җитми. Менә шунлыктан хатын-кыз ирен алиментка бирергә мәҗбүр. Мөмкинлеге булса, бирмәве яхшырак. Чөнки аннары бала атаны карарга тиеш бит. Гаиләсен саклап калмаган, баласы,  хатыны белән яхшы мөнәсәбәттә булмаган ир кеше алиментны нишләтсәң дә түләми. Ирләрдә ата хисе юк. Бик сирәкләре генә бала җанлы була. Түләмәгән кешене әллә нинди җәза бирсәң дә, түләтеп булмаячак. Әлбәттә, сез биргән сорауга җавап бирү җиңел ул. Ә менә үз башыңа төшсә, ялгыз бала үстерү, акчасызлык – бик авыр нәрсә. Бездә хатын-кызлар якланмаган. Ирләрен алиментка биреп, акчасын ала алмаган бик күп кешеләрне беләм. Алар кызганыч, бу ханымнарга гаиләсен алып барыр өчен көн-төн эшләргә кирәк. Аларның балага да вакытлары калмый. Менә аннары, атасыз гаиләдә үскән бала, дип сүзләр йөри башлый. Гаилә аерылышканда ук дәүләт органнары  ир кешегә мәҗбүри түләтү ясасын иде. Бәлки, шул чакта гаиләләр дә сакланып калыр, балалар да ятим үсмәс иде


Фикер өстәү