«Биектау коммуналь челтәрләре» директорын ни өчен тоткарлаганнары билгеле булды

Ришвәт алуда шикләнеп «Биектау коммуналь челтәрләр» директорын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре компания җитәкчесен һәм бу эштә катнашкан тагын бер кешене тоткарлаган.

Законсыз рәвештә 70 мең сум акча алу турында сүз бара. Бу эштә катнашы булган тагын бер кеше ришвәт алуда арадашчы булуда шикләнелә.

Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта тулырак: https://tatr-inform.tatar/news/2019/10/30/196196/

Фикер өстәү