Акчаны ничек азрак тотарга? | БЮДЖЕТ

Әле кайчан гына хезмәт хакы алган идем, акча янчыгында тагын җилләр уйный, дип аһ-ваһ киләсезме? Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсенә таныш халәт икән бу. Күптән түгел “Ромир” үзәге белгечләре, ил халкының яртысыннан артыгы айлык чыгымнарын контрольдә тотмый, дигән нәтиҗәгә килгән. Күп кенә гаиләләрдә низаг чыгарган, хәтта аерылышуга ук китергән төп сәбәпләрнең берсе бу, ди алар. Гаилә бюджетындагы акчаны ничек дөрес кулланырга? Акчаны ничек янга калдырырга?

Кибеткә бару

– Кибеткә исемлек белән йөрүне гадәткә кертегез. Өйдә теге яки бу әйбер бетеп китсә, аны шундук кесә телефонына яки суыткычка беркетелгән исемлеккә язып куегыз. Болай эшләгәндә кибеттән кирәкмәгән чүп-чар җыеп кайту ихтималы кими.

– Кибеткә ач килеш кермәгез! Ярты азык-төлекне җыеп чыгугыз ихтимал!

– Кергән саен пакет сатып алганчы, аны сумкагызда йөртү хәерле.

– Хезмәт хакы алган көнне кибетләргә керүдән тыелып торыгыз! Шатлыктан башыгыз әйләнеп, ай буе көткән акчаның яртысы берничә сәгать эчендә җилгә очарга мөмкин! Һәрхәлдә психологлар шулай ди.

– Ит ризыкларын кичке сәгать тугыздан соң сатып алырга тырышыгыз. Күп кенә зур кибетләр, гадәттә, аларга шул вакытта шактый зур ташлама ясый.

– Кибет һәм супермаркетлар тараткан реклама кәгазьләрен дә ташларга ашыкмагыз. Акцияләрне күзәтеп барыгыз.

– Теге яки бу әйберне алыргамы-алмаскамы дип шикләнсәгез, сабыр итегез. Икенче көнне бу әйбер исегездә дә булмаса, димәк, кирәге дә шулкадәр генә. Акчаны янга калдыруыгызга сөенегез!

– Азык-төлек кибетенә мөмкин кадәр сирәк йөрегез. Атна буе нәрсә пешерәсегезне алдан планлаштырып куйсагыз, кирәкле продуктларны бер көндә генә сатып алсаң да була бит.

Ашарга пешерү

– Үзегез пешерергә өйрәнегез! Кәтлит-пилмәннәрне үзегез дә ясап катырып куя аласыз бит! Кибеттән сатып алынган ярымфабрикатларга караганда очсызрак та, сәламәтлек өчен файдалырак та булачак. Үзегез ясаган кайнатма, тозлы кыяр-помидорлар да акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.

– Ашарга пешергәндә, ризыкны бер-ике көнгә җитәрлек итеп кенә әзерләгез. Юкса, гадәти ризыктан туеп, тәм-том артыннан кабат кибеткә чыгып китүегез ихтимал.

– Зур табын корганда, кунаклар белән кемнең нәрсә алып киләчәген бүлешсәгез дә була. Моның бернинди ояты да юк! Кеше барыбер күчтәнәчсез килмәячәк. Өстәлдә биш төрле торт өелеп торганчы, табынга куярлык, кирәкле ризык алып килүләре мең өлеш артык.

Киемсалым сатып алу

– Кием-салымны интернеттан заказ биреп кайтартсагыз, очсызгарак чыгачак. Исеме билгеле зур кибетләрдә шул ук кием ике мәртәбә кыйммәтрәк торырга мөмкин. Шуңа өстәп әле бу хакка кибетнең аренда бәясе дә кертелгән була.

– Социаль челтәрләрдә адым саен күзгә ташланган “Уртак сату-алулар” төркеменә кушылсагыз да, шактый акчаны янга калдырырга мөмкин.

– Иске кием-салымны ташларга ашыкмагыз. Аларга бераз үзгәреш кертеп, яңа сулыш өрергә мөмкин бит! Мисал өчен шул ук иске джинсы чалбардан әллә ниләр тегеп була! Фантазияң генә җитсен!

– Кичке күлмәкләрне прокатка алу яхшырак. Шунда ук аңа туры килгән алка, беләзекне дә алып торырга мөмкин. Акча да янга кала, бәйрәм саен бер үк күлмәк киям, дип тә борчыласы юк.

Көнкүреш

– Кер юу порошогы, көнкүрештә кулланыла торган башка чистарткыч чараларның кабында күрсәтелгән норманың яртысын гына салыгыз. Чисталык өчен шул да җитә!

– Ай саен счетчик күрсәткечләрен тапшырып барырга да онытмагыз!

– Кышка тәрәзәләрне ышыклагыз. Җылыткыч алырга туры килмәс!

– Энергия саклаучы лампочкалар кулланыгыз. Су да сакчыллыкны ярата. Аны кирәксә-кирәкмәсә агызып тормагыз. Теш чистартканда да суны ябып торырга онытмагыз. Ванна керүгә караганда душта коенып чыгу арзангарак төшә.

– Керне төнге сәгать унбердән соң юдырсаң, утка киткән чыгымнарның дүрт тапкыр азайганнын белә идегезме?

  Ял

– Кино-театрларга фильмның премьерасы булып, ике атна узгач бару хәерле. Бу вакытта инде билетлар шактый очсызланган була. Иртәнге якта яки төнлә күрсәтелгән фильмнарның билет бәяләре дә шактый арзан тора.

– Отпускны алдан планлаштырыгыз. Болай эшләгәндә, туристик оешмалар тәкьдим иткән ташламалы турларны эләктереп калуыгыз бар. Поезд яки самолетка ташламалы билет алып кую өчен дә яхшы мөмкинлек.

– Ял итәргә баргач, иренмәсәгез, ашарга үзегез пешерегез. Курорттагы кафеларда ашау кыйммәткә төшә.

Нәрсә өчен акча кызганырга ярамый?

– Сыйфатлы ризыкка акча жәлләмәгез! Кешенең сәламәтлеге дә, матурлыгы да нигездә нәкъ менә шуңа бәйле! Табигый шартларда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык-төлек кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Әмма арзан бәягә кызыгып, сыйфатсыз, зарарлы ризык ашау да – ахмаклык.

– Сыйфатлы бизәнү әйберләреннән дә баш тартырга ярамый. Ни генә дисәләр дә, һәрчак тәрбияләп торган матур йөз – мөһим күрсәткеч. Биткә сөртә торган 40 төрле крем булдырырга димәгән, билгеле. Иң кирәкле өч- дүрт төрле крем кулансагыз да, нәтиҗәсе озак көттермәс. Кайбер бизәнү әйберләренең арзанрак аналоглары да була. Сыйфат ягыннан бер дә калышмый алар. Бәядә түгел хикмәт!

– Сыйфатлы өс һәм аяк киемнәренә өстенлек бирегез! Игьтибар иткәнегез бардыр: кыйммәтле кием чыдамрак була.

– Гаилә белән елга бер мәртәбә булса да ял итеп кайтырга тырышыгыз! Балалар үсә, гомер узып бара… Бергә үткәргән күңелле мизгелләр исә гомергә истә калачак. Чит илдә генә ял итәргә димәгән! Берәр чит шәһәргә барып та менә дигән итеп ял итәргә мөмкин.

– Рухи яктан үсешкә дә акча кызганмагыз. Төрле тәм-томга акча сарыф иткәнче, берәр яхшы китап сатып алсагыз, күпкә яхшырак.

Лидия ГУСЕЛЬЦЕВА, гаилә бюджетын планлаштыру буенча консультант:

– Күптән түгел миңа, ярдәм сорап, бер ханым мөрәҗәгать итте. “Ирем белән икебез дә яхшы хезмәт хакы алып эшлибез. Шулай да ял итәргә барырга һаман акча җитми”,– дип зарлана бу. Икесенә бергә аена 90 мең сумга якын табыш ала икән болар. Төп чыгымнарны исәпли торгач, анда-санда каһвә эчү өчен генә дә елына 36 мең сум акча сарыф итүләре ачыкланды. Гаилә бюджеты баш авыртуына әйләнмәсен дисәң, һәр тиенне исәптә тоту хәерле. Акча санаганны ярата. Гаиләдә акча бу эшкә җаваплы караган, мәгънәсез сату-алуларга исе китми торган ышанычлы кеше кулында булырга тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Һәр икең дә айлык хезмәт хакының 10 процентын җыеп барса яхшы. Һәр өлкәдәге кебек, акча мәсьәләсендә дә максат куярга кирәк. Әйтик, шул ук ял итәргә бару, йортка ниндидер кирәк-ярак сатып алу дисеңме. Максат булганда, акчаны юк-барга сарыф итәсе килми. Айлык керем-чыгымнарыгызны һәрчак исәптә тотыгыз. Махсус таблицага язып барсагыз да була. Көн саен тотылган чыгымнарны теркәп барырга да онытмагыз. Болай эшләгәндә: “Кая китә бу акча?” – дип гаҗәпләнүләргә урын калмас. Берочтан көн дәвамында кирәкмәгән әйберләргә күпме акча сарыф итүегезне дә күрерсез.

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ, “Татар малай” исеме белән танылган блогер:

Безнең гаиләдә акча – минем кулда. Ни өченме? Акча тоткан кешенең проблемалары күбрәк. Бәлки, тормыш иптәшемне алардан аралыйсы килү теләгедер бу? Икебезнең яшь аермасы зур булу да йогынты ясыйдыр. Гаилә бюджетын тотарга әнием өйрәтте. Бу уңайдан әле дә киңәшләшәбез. Яшь чагында бөтенләй акча җыя белми идем. Абыем – ул яктан минем капма-каршым. Гаилә бюджетын алып барганда, билгеле бер кагыйдәләргә таянам. Акчаны юкка-барга әрәм итмим, аз булса да туплыйм дисәң, аны кәгазь вариантта кулланырга кирәк. Хәзер бит барыбыз да банк карталарыннан файдалана. Тиз дә, уңайлы да. Әмма бер кимчелеге бар: анда акчаның кая киткәне сизелми дә. Кулда кәгазь акча булганда исә аны ваклатасы, туздырасы килми. Аннары “психологик бәя” дигән төшенчә бар. Әйтик, син аяк киеме кибетенә килдең ди. Шундук үзеңә: “Мин үземә 5 меңлек аяк киеме ала алмыйм. Бәясе 2–3 мең сумнан да артмасын”, – дип шарт куясың. Шәхсән минем 1,5 мең сумнан да кыйммәтрәк аяк киеме алганым юк. Бу шулай ук акчаны исәпләп тотарга ярдәм итә. Байлар ни өчен байый? Алар күп нәрсәдә экономия ясарга тырыша. Әйтик, шул ук азык-төлекне дә акция вакытында бер баруда алып кайтып куя алар. Көн саен кибеткә йөрми. Хәзер акчаны кире кайтару мөмкинлеге (кэшбэк), ташлама карталары, банклар тарафыннан тәкъдим ителгән уңайлы хезмәтләр бар. Аларның барысыннан да курыкмыйча файдаланырга кирәк.

Абау!

Россия гаиләләрендә уртак акчаның 40 проценты азык-төлек алуга тотыла икән. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Айлык чыгымнарның тагын 30 проценты – кредит һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, 8 проценты – транспортка, 10 проценты – өс һәм аяк киеме алуга, калган 12 проценты уку, дәвалану, ял өчен тотыла.


Фикер өстәү