2020 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак

Икенче яртыеллыкта Россиянең 83 регионында торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын индексацияләү булачак. Татарстанда, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4% ка артачак.

Киләсе елда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары Чечняда (6,5%), Кабарда-Балкар Республикасында (5,4%) һәм Дагыстанда (5,2%) иң аз үзгәрешләрне Ненец автономияле округында яшәүчеләр тоячак (2,4%). Мәскәүдә коммуналь хезмәтләр уртача 5% ка, Санкт-Петербургта — 3,8% ка кыйммәтләнәчәк. Калган төбәкләрдә тарифлар 3,6-4,9 % ка артачак.


Фикер өстәү