Халык синоптигы: “Чын кар 15 ноябрьдә ятачак”

Кыштан сәлам килеп иреште. Бүген иртән республиканың күпчелек районнарында ап-ак кар яткан иде. Шулай итеп, синоптикларның берничә көн алдан фаразлаганы юш килде. 

– Иртән сыер саварга чыкканда җиргә ап-ак кар яткан иде. Чын кыш кебек. Ул көне буе да эреп бетмәде. Киресенчә, төштән соң һава торышы тагын да суытып, җирне катырып та җибәрде. Халык кышка әзерләнә. Бакчадагы су насосларын урнаштырып куйдык. Гараж, мунча өйалдындагы суыкка бирешә торган әйберләрне җыйнап кертеп куя, ишегалдындагы шлангларны җылы урынга урнаштыра. Бүгеннән көтү дә чыгудан туктады, – диде Азнакай районыннан Зәлифә Мостафина.

Кар Чаллыда да күп яуган.

– Башкортстанда яшәүче туганнарыбыз кунакка килергә тиеш иде. Юл һәлакәтенә очрап, килеп җитә алмадылар. Зур зыян күрмәсәләр дә, машиналары юл читенә төшеп китеп, алгы тәрәзәләре ватылган. Кире борылдылар инде. Чаллыда да кар күп яуды. Иртән, бозлавык аркасында, шактый гына “бөке”ләр дә хасил булды, – диде безгә Чаллыда яшәүче Айнур Закиров.

Моннан тыш, Кайбыч, Апас, Буа, Мамадыш, Актаныш, Ютазы  районнарында да кар катламы шактый түшәлгән. Ә менә Казанда кар күренмәде әлегә. Шулай ук Әлмәт шәһәрендә, Питрәч, Арча районнарында да кар төшмәгән диделәр.

Чын кышны кайчан көтәргә соң? Әлеге сорауны без халык синоптигы Рәис Шәкүровка бирдек.

–  Кар 15 ноябрьдә ятарга тиеш. Шул датада беренче кар күренеп алганга 40 көн була. Ләкин аңа кадәр матур, җылы көннәр булачак әле. Бу атнада суыта да, кабат җылыты алачак. 15еннән соң суыта инде, – диде ул.

Рәис абый әйтүенчә, чын кышга кадәр безне тагын юеш карлар көтә. Бу көннәрдә ул үзе бккчасында кәбестә ала әле.

– Кәбестәгә өч тапкыр салкын төште. Менә хәзер ул шәп сакланачак та, баллы да булачак. Аны тамырыннан гына йолкымаска кирәк. Иртән дүрт градус суык иде. Көндез суыгы җиргә китте, төпкә китте, – диде ул.

  Халык синоптигы күзәтүләре буенча, быел кыш җылы киләчәк.

Суган кабыгы юка быел. Аннан соң умарта кортлары да салкын кыш киләсе булса, ояларын үзләре кереп чыгарлык итеп кенә калдырып, балавыз белән сылап куялар. Быел алар да ачык әле. Кортлар бик сизгер бит алар, – дип фаразлый Рәис Шәкүров.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, атна ахырында да аномаль һава торышы көтелә. Бу көннәрдә уртача температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк булачак. Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, көнбатыштан килүче циклон үзе белән кар алып киләчәк. Кайбер районнарда буран һәм җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы -9 градус, көндез температура 0… -3 градус булачак. Кайбер урыннарда бозлавык саклана.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, урыны белән янә кар явачак. Төнлә һава температурасы -7 градус, ә көндез +2…-2 градус булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү