Казанда узачак дөнья чемпионатына яңа бассейн төзелергә мөмкин

Казанда 2025 елда узачак йөзү буенча дөнья чемпионаты өчен яңа бассейн төзергә мөмкиннәр. Бу хакта матбугат конференциясендә Дөнья Кубогы этабы башланыр алдыннан Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников сөйләде.

«Ул йөзү буенча гына түгел, спортның башка төрләре буенча да турнирларны кабул итә алыр иде. Стадионнар белән экспериментлар ясауны дәвам итәрбез дип уйламыйм. Шәһәр барлык карарларны да кабул итәчәк, әмма иң мөһиме — тиешле күләмдә тамашачы урыннарын булдыру. Без моны күрербез дип өметләнәм», — дип хәбәр итте журналистларга Сальников.

2015 елда «Казан Арена» футбол стадионында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен йөзү бассейны урнаштырылды. Ул 18 мең тамашачыга исәпләнгән иде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196245/

Фикер өстәү