«Ак Барс» зур исәп белән оттырды

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүдән килгән “ЦСКА”ны кабул итте. “Ак Барс” бу уенда “ЦСКА” командасына 2:5 исәбе белән оттырды. Казан хоккейчылары Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков каршында җиңелде.

“Ак Барс”ның рәсми сайтында уенга бөтен билетлар да сатылган диелгән иде. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Павел Колобков, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Казанның “Рубин” футбол командасы уенчылары да бар иде.

Бүген “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Юдин өчен Континенталь хоккей лигасында уйналган матчлары саны 250гә тулды.

Ике период дәвамында Казан командасының капкасын Адам Рейдербон яклады. Өченче периодта аны Тимур Билялов алыштырды.

Беренче период. Унынчы минутта “ЦСКА” уенчысы Богдан Киселевич алканы “Ак Барс” капкасына таба юнәлтте. “Ак Барс” сакчысы Игорь Ожиганов аны тотып алмакчы иде, тик алка нәкъ капкага керде, гол Киселевич исәбенә язылды (0:1).

Икенче период. Җиденче минутта, “Ак Барс” күпчелектә уйнаганда, Михаил Фисенко алканы “ЦСКА” капкасына төрткәләп кертеп җибәрә алды (1:1). Уналты секунд үтүгә, “ЦСКА” һөҗүмчесе Линден Вей гол кертте (1:2). Унөченче минутта 2016-2019 еллар сезоннарында “Ак Барс”та уйнаган хәзерге “ЦСКА” уенчысы Иржи Секач алка кертте (1:3). Унҗиденче минутта Богдан Киселевич “Ак Барс” капкасына дүртенче алканы кертте (1:4).

Өченче период башында “Ак Барс” командасының капкачысы алмашынды, Адам Рейдеборн урынына Тимур Биләлов чыкты. Тугызынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье гол кертте (2:4). Ундүртенче минутта “ЦСКА” уенчысы Константин Окулов алка кертте (2:5).

«ЦСКА» җиденче уен рәттән җиңде. Мәскәү командасы Көнбатыш конференциясендә беренче урында бара. «Ак Барс» җиде уен эчендә беренче тапкыр җиңелде, ләкин Көнчыгыш конференциясендә алдынгылыкны саклап килә.

14 октябрь көнне “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Екатеринбургның “Автомобилист” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

 

 


«Ак Барс» зур исәп белән оттырды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү