«Ак Барс»ның 95 яшьлек җанатары беренче тапкыр хоккейга килгән (ВИДЕО)

Кичә «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командалары матчын тамаша кылган иң өлкән җанатар Фатыйма Шиһаповага — 95 яшь. Әлеге мөлаем әбекәй Биектау районының Казаклар авылында яши. Биш баласы, унбер оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.

— Хоккейны бик яратам. Телевизордан бер дә калдырмыйча карап барам, — ди ул.

Оныгы Энҗе әйтүенчә, дәү әниләрен Казанга хоккей карарга алып килү — аларның күптәнге хыялы булган. Тик күпме генә үгетләсәләр дә, моңа кадәр ул гел каршы килгән.

— Андый чакларда дәү әни: «Әллә ниләр сөйләмәгез инде. Бармыйм, оялам мин», — дип әйтә иде. Ә бу юлы, ни хикмәт, ризалашты, — диде Энҗе.

Хоккей гына карап калмыйча, Фатыйма апа үзенең иң яраткан уенчысы, татар егете Данис Зариповны да күрү бәхетенә ирешкән. Спортчы белән очрашып, сөйләшеп, фотога да төшкәннәр. Өлкән яшьтәге җанатарына зур рәхмәтен һәм хөрмәтен белдергән Данис Зарипов.

— Иии, шаккаткыч бит инде бу, кызым. Шулкадәр күп кеше сөйләште үзем белән. Әле дә булса кичә алган хис-кичерешләрдән күңелем булып йөри, — диде Фатыйма апа.

Энҗе дә аның сүзен куатләп: «Дәү әни «в шоке». Аны кичә күтәреп кенә йөрттеләр. Игьтибар шулкадәр зур булды.», — диде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү