Алимент түләмәүчеләрне “аулыйлар”

“Балаңны онытма – алимент түлә!” Кичә бөтен республика күләмендә әнә шундый исемдә акция башланды. Әлеге чара инвалид балаларына яки фәкыйрьлектә яшәүче балаларына алимент түләмәүчеләргә “багышлап” үткәрелә. Йөрәк парәләренең бу дөньяда барлыгын онытучыларның һәммәсен тиешле акчасын түләргә мәҗбүр итү йөзеннән, бөтен Татарстан күләмендә рейдлар узачак.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте баш белгече Лилия Хәлимова әйтүенчә, республикада 400ләп баланың әти-әнисе алимент түләми. Моннан тыш идарәдә акчасызлыктан интегеп яшәүче балаларга алимент түләтүгә кагылышлы 1700дән артыграк документ ята икән. «Суд приставлары 2019 елдан бирле алимент түләмәүчеләргә карата Россиядән читкә чыгуны чикләү турында 1070ләп, бурычны түләтү турында 800ләп карар чыгарды», – дигән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Фикер өстәү