Армиядә 8 хезмәттәшен атып үтергән егет кулга алынган

Чита гарнизон хәрби суды Байкалда алты хезмәттәшен һәм ике офицерны атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны кулга ала. ТАСС белдерүләренчә, рядовой сак астына «тикшерү коммитеты сораган вакытка» урнаштырылган, судта конкрет срок турында әйтмәгәннәр.

Бу хәл 25 октябрьдә Горный бистәсендә 54160нчы гаскәр частендә булган. Солдат каравылны алыштырганда табельле утлы коралдан ату оештыра. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек Рамил Шәмсетдинов хәрби хезмәт белән бәйле булмаган, шәхси хәлләр аркасында ату оештырган. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://life.ru

Фикер өстәү