Армияга гаджетлар алырга ярыймы?

Армия җитәкчеләре 2019 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны үзләре белән смартфоннар, планшетлар, навигаторлар, шулай ук интернетка керү функциясе булган һәм солдатның кайда икәнлеген бүтәннәргә хәбәр итәргә сәләтле башка төрле гаджетлар алмаска киңәш итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Солдатларга армиядә бу җайланмаларны файдаланырга рөхсәт итмиләр. Үзәк хәрби округның оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Александр Линьков шул хакта хәбәр итте.

Ул матбугат конференциясендә хәрби частьләр территориясендә хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән офицерларга да, киңәйтелгән мультимедиа мөмкинлекләре булган элемтә чараларын куллану тыелуын искәртте.

Солдатларга интернетта, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, армия тормышы турында мәгълүмат урнаштырырга ярамый. Шулай ук ведомствоны, погонлы кешенең хәрби частен яки хезмәт итү урынын билгеләргә мөмкинлек бирә торган башка мәгълүматлар тарату тыела. Моннан тыш, социаль челтәрләргә фотолар һәм видеороликлар куярга ярамый.


Фикер өстәү