Аш-су бүлмәсендә махсус үлчәү булмаса… |КИҢӘШ

Кайчакта сыек ризыкны үлчәү өчен, аш-су бүлмәсендә махсус савыт булмый. Эзләп маташмагыз, бер литрлы буш банка ярдәмгә килер.

Банканың чамалап кына уртасын табыгыз да фломастер белән тамга куегыз. Аннан тигез итеп икегә бүлеп чыгыгыз. Димәк, 250 миллилитр килеп чыга. Шуннан чыгып сыек ризыкларны үлчәп сала аласыз.


Фикер өстәү