Аш-су бүлмәсендә ясала торган хаталар | Киңәш

Сездә генә түгел гаеп – мондый ялгышларны танылган аш-су осталары да җибәрә. Аларны булдырмас өчен нишләргә?

1 нче хата. Күпләр ризыкны сыер маенда пешерә. Болай ул тәмлерәк тә килеп чыга. Әмма әзерләгән вакытта мәшәкатьләрсез дә булмый: йә ул май чәчри, йә бик тиз көя. Мондый очракта табага бераз гына үсемлек мае яки кайнатылган сөт өстәгез. Болай эшләсәгез, ризык тәмләнәчәк, тирә-якка май да чәчрәмәс.

2 нче хата. Салатлар өчен зәйтүн мае куллану отышлы. Әмма кайбер хуҗабикәләр аны кыздырганда да куллана. Бу бик үк дөрес түгел. Зәйтүн мае артык кызган очракта файдалы үзлекләрен югалта һәм көя башлый, ризыкка да үзгә тәм кертәчәк.

3 нче хата. Ашыккан вакытта, күпләр суыткычтан алган итне шундук табага сала. Бу – зур хата. Пешергән вакытта, итнең эче чи килеш калуы бар. Итне бүлмә температурасына җиткереп эретү мөһим. Болай эшләгәндә ул тигез кызачак.

4 нче хата. Бөтен ризыкны суыткычка тутыру дөрес түгел. Помидор, суган, сарымсак, бәрәңге, тропик җимешләр, баклажан җылыда да яхшы саклана. Аларны суыткычта тоту, киресенчә, зыянга гына.

5 нче хата. Тәм кертәм дип, ризык әзерләгәндә сарымсак өстәргә яратабыз. Аны табага яки кәстрүлгә беренче итеп салсагыз, ул көеп бетәчәк. Шуңа күрә сарымсакны ризык әзер булыр алдыннан гына салырга киңәш ителә.

6 нчы хата. Ипи кисә торган пычак белән яшелчәләр кисү гадәтен онытырга кирәк. Андый пычакның иясе – ипи генә! Яшелчәләр өчен шеф-пычак дигәнен кулланыгыз.

7 нче хата. Тизрәк була дип, күпләр бәрәңге боламыгы әзерләгәндә блендер куллана. Әмма бу аны ябышкак итәчәк, боламыкның тәме дә үзгәрәчәк. Тукмак белән төегез! Әйе, кул көче күбрәк китәчәк, аның каравы боламык тәмле булачак. Измәгә сөт өстәргә уйласагыз, ул җылы булырга тиеш. Салкыны бәрәңге боламыгын катырачак, тәме дә үзгәрәчәк.


Фикер өстәү