Автобуска бәяләр ни сәбәпле арта? Кондукторлар безне ничек алдый?

Соңгы мәртәбә транспортта билет бәяләре 2019 елның 3 февралендә күтәрелгән иде. Шушы көннәрдә пассажирларны йөртүче оешма вәкилләре аны тагын арттырырга тели дигән хәбәр таралды. Әйтик, Казанда автобуста билет бәясе акчалата түләгәндә – 40, карта белән түләгәндә 31 сумга җитәргә мөмкин. “ВТ” хәбәрчесе пассажир йөртүче оешмаларның ни өчен мондый адымга барырга җыену сәбәпләрен ачыклады.

Чыгымнар арта, акча кирәк

– Бәяләрне арттырып без ташлама белән йөрүчеләргә бирелгән сумманың җитмәгән өлешен капламакчы булабыз, – ди Татарстанның пассажир ташучылар ассоциациясе рәисе Сергей Темляков. – Әлегә безгә дәүләт аның өчен бары тик 18 сум гына бирә. Бу акчаны билет бәясеннән 27 сум итеп түләсәләр, юл йөрү хакы күтәрелмәскә дә мөмкин. Үзебезнең чыгымнарны каплар өчен бюджеттан 900 миллион сум күләмендә компенсация сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, Казанда автобус, трамвай, троллейбус, метрода йөрүнең бәясе – 27 сум. Әгәр банк, транспорт картасы белән түләсәң – 25 сум.

Сергей Темляков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәхси эшмәкәр Беляевтан кала барлык автотранспорт хезмәте күрсәтүче оешмалар бер түбә астына берләшкән. Күптән түгел бу оешмага Түбән Кама һәм Әлмәт пассажир ташучылары да кергән. Аларда да – шул ук проблема. Бәяләр арзан, компенсация түләнми икән. Түбән Камада әлегә юл йөрү бәясе – 22 сум. Карта белән түләгәндә 20 сумны тәшкил итә. Аны 25 сумга күтәрмәкчеләр. Шәһәр пассажир автотранспорт оешмасының генераль директоры Юрий Иванов быелның март аенда ук Татарстанның Тарифлар буенча комитетына бәяне арттыруларын сорап барган. Каршы килгәннәр.

– Шәһәр башкарма комитеты да, без дә бәяне төшерүне сорамаган идек. Комитет карта белән түләүне 22 сумнан 20гә калдырган. Ә менә безнең оешманың чыгымнарын кем түләр – бу хакта беркем дә уйламаган, – ди ул. – 2015 елда шәһәрдә 9 маршрут буенча 160 автобус йөри иде. Хәзер алар 45кә калды. Халык тукталышта 40-45шәр минут автобус көтеп тилмерә. Бүген оешманың чыгымнары 49 миллион сумга җитте. Моны каплар һәм бурычсыз эшләр өчен билет бәясен 30 сумга күтәрү кирәк.

Бәяләр арту-артмау хакында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да әйткән иде:

– Пассажирларны йөртүче оешмаларга чыгымнарын күрсәткән документларны җыярга кушылды. Әлегә дәүләттән өстәмә субсидия бирелү мәсьәләсе турында сүз бармый. Әгәр транспорт хезмәте күрсәтүче оешмаларның чыгымнарын раслыйлар икән, ул чакта документлар Казан шәһәренең транспорт комитетына тапшырылачак. Бары тик алар анализ ясаганнан соң гына фикер алышу булачак, – дигән иде ул.

“Планны үтәмәсәң, премия бирмиләр”

Кондукторлар юл йөрү бәясе хакында бик ачылып сөйләшми. Шулай да сораша торгач, үз фикерләрен әйтүчеләре табылды.

– Билет бәяләре артуга каршы мин. Маршрут автобусында йөрүчеләр яхшы яши димәс идем. Безгә бай хатыннары, кәттә ирләр утырмый. Кайчак 27 сумны көчкә җыеп бирәләр. Эшләмибез түгел, эшлибез. Планны да арттырып үтибез. Җитәкчеләргә һаман акча җитми, – ди маршрутта билет сатучы Люция ханым. Ә менә икенче кондуктор бәяне арттырырга кирәк дигән фикердә. “40 сум күп инде. Февраль аенда юл йөрү бәясен 30 сум итәселәре калган. Безгә дә сдача бирергә уңайлы булыр иде. Хәер, хәзер остардык инде. Мәктәптә укымаган математика да кирәк булды. Тапкырлау таблицасын да яңадан өйрәндек”, – диде Регина дигәне.

Наташа исемле кондуктор автотранспорт оешмасы аларга көн саен 12 мең сумлык билет сатарга план куйганын әйтте. “Бу суммага акчалата һәм банк картасы аша түләүләр генә керә. Социаль проезднойлардан безгә бер файда да юк. Әгәр планыңны үти алмасаң, ай ахырында сигез мең премияңне кисәләр. Безгә дә җиңел түгел”, – ди ул.

Безнең сөйләшүнең шаһиты булган пассажирлар да сүзсез калмады.

– Бәя арттырганчы, иң элек маршрут автобусларында тәртип салырга кирәк. Бер-берләре белән куыша торган автобуслар бар. Әйтерсең, утын ташыйлар. Салонда кешеләр икәнен дә оныталар кайчак. Автобус йөртүчеләре дә сүгенә, кондукторлары да усал. Әле менә беркөнне кичке якта бер кондукторның пассажир ханым белән сугышканын күрдем. Бер билет өчен бер-берсенең чәчләренә ябыштылар. Мондый хәлләр булырга тиешме соң? – ди Дәрвишләр бистәсеннән Колхоз базарына баручы Гөлчәчәк апа Садыйкова. – Әле күбесе билет бирми. Безнең акчаны кесәсенә сала. Бирсә дә, башка төрлене тоттыралар.

Соңгысы миңа да эләкте. Вакыты, көне күрсәтелмәгән, әмма маршрут автотранспорт оешмасының, кондукторның номерлары язылган билетка охшаган язу тоттырдылар. “Сез безгә дөрес билет бирмәдегез”, – дигән сүз йөртүчегә дә ошамады. Алар безгә төшеп калырга тәкъдим итте. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, мондый күренешләр еш була икән.

Сергей Темляков үзе дә кондукторлар өстеннән килгән шикаятьләрне тикшерер өчен рейдка чыккан.

– Алар сезне генә түгел, үзләре эшләгән оешманы да алдый. Алардан урлый булып чыга. Мондый очракларда беренче тапкыр кисәтү ясалса, икенче юлы эштән азат итәбез, – диде ул.– Бер картадан 200дән артык сум акча алу очрагын да тикшердек. Ул 91 нче маршрутта була. Бер кешедән 27 сум урынына 279 сум акча алалар. Шунлыктан барлык 91 нче маршрутта эшләүчеләргә карта белән түләүне кабул итү буенча инструктаж үткәрелде. Әлеге пассажирга акчасы кире кайтарылачак. Моның өчен алданган кешенең кулындагы чегы белән “Транспорт картасы”н тулыландыру нокталарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күршеләрдә ничек?

Быелның 1 октябреннән Уфада “Алга” дигән юл йөрү картасы гамәлгә кергән. Әлеге карта белән 18 сумга билет сатып аласың да, бер сәгать эчендә төрле транспортка күчеп утыра аласың. Моңарчы мондый ысул чит илләрдә генә кулланыла иде. Хәзер менә Уфа халкы тели икән автобустан төшә дә, трамвайга утыра.

– Беренче баруында валидатор картадан 18 сумны ала да, калган очракларда бер тиен дә түләмисең. Чекны 0 сум дип бирә. Яңалыкны тикшереп карыйм дип өч маршруткага утырдым, – ди Уфада яшәүче Дилара Сәетова.

Кондукторлар өчен дә бу карта уңайлы икән. Бөтен кеше шушыңа күчеп бетсә, акча да саныйсы булмый дип сөенәләр, ди. 1 октябрь көнне “Бәхетле бер сәгать” эчендә бер кеше 7 транспортка утырырга өлгергән.

Түбән Новгородта транспортта акчалата – 28, картадан 26 сумны түлисе. “Әгәр бердәм проездной аласың икән, тарифына карап, бер маршруттан икенчесенә күчеп утырып була. Бер билет белән башка маршрутта йөри алмыйбыз”, – ди биредә реклама агенты булып эшләүче Михаил Ланцов. Алда әйтелгән тарифлар хакында да белештек. Аларда бер билеты 26 сум тора торган “60 минутлы электрон кошелок” дигән тариф белән бер сәгать эчендә бер транспорттан икенчесенә күчеп утырырга мөмкин. Бер тапкыр юл йөрү өчен 40 сум ала торган “90 минутлы электрон кошелок”  тарифында сәгать ярым йөрергә була.

Самарада юл йөрү бәясен дә белештек.

– Бездә трамвай – 28 сум, автобус 35 сумга җитте. Кыйммәт булса да, йөрергә туры килә. Машина алсам ничек булыр икән дип исәпләп карадым. Иминиятләштерү, ел саен салым түләү, ватылса ремонтлау, тәгәрмәчләрен алмаштыру кебек эшләр кыйммәткәрәк чыга. Мин Самарадан башка җиргә бармыйм. Шуңа күрә автобус белән йөрүне сайладым. Бездә ташламалы студент, укучы карталары бар. Күпме телисең шулкадәр йөри торганы да бар. Бердәм проездной да саталар. Һәркем үз кесәсенә карап сайлап ала, – ди Марат исемле танышыбыз.

Пермьдә әлегә юл йөрү бәясе 20 сум тора. “1 декабрьдән 26 сумга күтәрергә җыеналар. Карта белән түләүчеләргә 24 сум булыр дип әйтәләр. Бездә әлегә бер тапкыр билет алып, шуның белән бер сәгать эчендә башка маршрутка күчеп утырып була. Бәяләр арткач, бу мөмкинлек калырмы, билгесез”, – ди Ринат Сәләхетдинов.

Татарстанда билет бәяләре

Яшел Үзән – 20 сум

Чаллы – 22 сум

Алабуга –18 сум

Зәй – 17 сум

Түбән Кама – 22 сум

Әлмәт – 22 сум

Арча – 18 сум

Казанда юл йөрү өчен ничек түләп була?

Ташламалы карта:

– Беренче тапкыр бушлай бирелә. Аны алу өчен үзегез яшәгән районның социаль яклау бүлегенә барырга кирәк.

– Картаны һәр айның 9 нчы числосына кадәр тулыландыру кирәк. 10сы көнне салган акча икенче айга күчә.

Бу карта ике төрле була. Пенсионерлар өчен – 486 сум, күп балалы, аз керемле, ятим сабыйлар өчен бирелә торганы 295 сум тора. Бу акчаны пособие итеп дәүләт үзе бирә. Әлеге карта белән ай буе йөреп була.

“Электрон кошелок”

Картаның бәясе – 75 сум. Почта яки банкларда чип номерына аша үзең теләгән сумманы саласың. Аның аша түләгәндә юл йөрү бәясе 25 сумга төшә. Картадагы акча ай бетсә дә искерми, аны кабат кулланырга була.

Айга 100 тапкыр автобуста йөрергә рөхсәт бирә торган проездной да алырга мөмкин. Анысы 1800 сум тора. Әмма күп кенә пассажирлар элек аена 50 тапкыр йөреп була торган проезднойны сагына. Аны бетергәннәр икән.

Банк картасы аша:

Бу очракта юл бәясе банк куйган тариф буенча алына. Әгәр ул картада юл йөрү өчен махсус кушымта булса, бәя арзангарак чыга. Моны һәр банк үзе хәл итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү