“Авыррак булса да, уңышлы ел килде” | Авыл хуҗалыгы министры быелгы урып-җыюга йомгак ясады

Марат Җаббаров яңа вазифасында беренче тапкыр зурлап матбугат очрашуы уздырды. Яңа министр журналистларга авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы һәм артта калган районнарны атады, әрәм булган уҗымнар өчен биреләчәк ярдәм һәм шикәр чөгендеренә бәйле вазгыять турында сөйләде.  

Мәгълүм булганча, быел республика кырларыннан барлыгы 4,3 млн тонна икмәк җыеп алынды. Бер гектардан иң күп уңыш җыеп алган районнар исемлегендә – Тукай, Мамадыш, Зәй һәм Актаныш. Аларда уңыш гектарыннан 40 центнердан артыграк. Иң күп уңыш исә Тукай, Арча, Актаныш һәм Минзәлә районнарында җыеп алынган. Алар 170 мең тоннадан артык икмәк суктырган.

Ә менә Бөгелмә, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе районнарының күрсәткечләре бер дә сөендерерлек түгел. Әлеге районнарда гектарыннан алынган уңыш 15,3тән 24,9 центнерга кадәр тәшкил итә. Министр алар белән аерым-аерым эшләячәген белдерде.

– Авыррак шартлар булса да, гомумән алганда, уңышлы ел килде. Язын 215 мең гектар мәйданда уҗым культуралары һәлак булган иде. Хәзерге вакытта министрлык, килгән зыянны каплар өчен, Россия хөкүмәтеннән ярдәм көтә. Әлеге карар ел ахырына кадәр кабул ителергә тиеш, – дип белдерде Марат Җаббаров.

Уҗымнарның һәлак булуы аркасында, 1,6 млрд сум зыян килгән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы белән аның 1,4 млрд сумы расланган.

– Һәр хуҗалык, яхшы һава шартларына өметләнеп, үзе хәл итсә дә, бүген аграрийлар өчен бөртеклеләрне иминиятләштерү отышлы. Татарстанда 75,6 мең гектар уҗым культуралары иминиятләштерелгән. Бу – 6 процент дигән сүз, – диде министр.

Шул ук вакытта быелгы көзге уҗымнарның торышына сөенүен белдерде.

– Һава торышының яхшы булуын көтәбез. Чәчкән орлыклар әйбәт шытып чыкты, – диде ул.

Уңышы күп, бәясе арзан 

Брифингта күтәрелгән иң “кызу” темаларның берсе шикәр чөгендере булды. Министр әйткәнчә, быел республикада татлы тамыразык 63,7 мең гектар мәйданда чәчелгән. Барлыгы 2 млн 600 мең тонна уңыш җыеп алырга планлаштыралар. Әлегә аның 89 проценты җыелган.

– Уңыш күпкә югары, – ди Марат Җаббаров. – Гектарыннан уртача 441,6 центнер чыга. Узган ел белән чагыштырганда, бу 108 центнерга күбрәк.

Бер гектардан алынган шикәр чөгендере уңышы буенча Тәтеш беренче урында бара. Әлеге районда тамыразык гектардан 530 центнер чыга. Лидерлар исемлегендә шулай ук Зәй, Минзәлә һәм Актаныш районнары да бар.

Уңыш яхшы булды, дип сөенәсе урынга, шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнүче күп кенә хуҗалыклар (мондый мәйданнар аеруча Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Нурлат районнарында күп – З.С.) авыр хәлдә калды, чөнки шикәргә бәя төште. Шунлыктан, киләсе елга аны чәчү мәйданнары киметелергә дә мөмкин.

– Быел шикәргә бәя төшү сәбәпле, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шикәр чөгендере игү мәйданнарын киметү буенча күрсәтмә килде. Кемнең мәйданнары, эшкәртү заводлары бар, алар мәйданнарын киметмәс дип уйлыйм, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Россиядә кирәгеннән артык чөгендер җитештерелә. Хәзергә 1 млн тоннага җиткән. Россиядә дә, республикада да экспортка чыгу буенча сөйләшүләр алып барыла. “Агросила”, “Ак Барс холдинг” та шикәрне сатуның төрле юллары турында уйлый, читкә сату буенча да сөйләшүләр алып баралар. Министрлык вәкилләре кыш көне дә хуҗалыклар белән сөйләшәчәкләр.

– Безнең яктан да киметү яки арттырмау буенча катгый күрсәтмәләр булмаячак. Ләкин бүгенге хәлне һәркем күрә, аңлый. Элекке 30 сум белән быелгы 19,5 сум арасында аерма зур. Урып-җыю вакытында бәяләр һәрвакыт түбән була инде. Ул, гадәттә, ноябрь, декабрьдә күтәрелә башлый. Шуңа күрә мөмкинлекләре булганнар бәяләр артканны көтә ала. Республикада әзер шикәр комын сакларга складлар җитәрлек, – диде ул.

Марат Җаббаров хәбәр итүенчә, әлегә республиканың барлык шикәр заводлары да эшли. Бүген заводларга кертелгән шикәр чөгендере – 1 млн 230 мең тонна. Заводлар тәүлегенә 16,7 мең тонна чимал эшкәртә. Аларның эшкәртү мөмкинлеге ел саен арта. Әлегә 920 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.

Зөһрә Садыйкова

Авыл хуҗалыгы – саннарда

Быел барлыгы 4,3 млн тонна икмәк җыеп алынды.

Республикада уртача уңдырышлылык гектарына 30,2 центнерны тәшкил итә.  

Бөртеклеләр – 1,5 млн, техник культуралар – 330 мең, азык культуралары –920 мең, бәрәңге һәм башка яшелчәләр 7,8 мең гектар мәйданда игелгән.

– Республиканың шикәр заводларында 137,5 мең тонна шикәр комы әзерләнгән. Узган ел барлыгы 136 мең тонна шикәр җитештерелгән булган.

 

 


Фикер өстәү