Бәхет чисталыктан башлана

Гаилә бәхете йорттагы интерьерга да бәйле. Күптән түгел Америка галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. “Зәвыклы итеп “киендерелгән” йортта ызгыш-талашлар, бәхетсезлек очраклары азрак күзәтелә”, – дип ышандыра алар. Өйгә һәрчак кайтасы килеп торсын өчен ни эшләргә? Акча санарга ашыкмагыз. Йортны кесәгә сукмый торган ысуллар ярдәмендә дә ямьләндерергә мөмкин. Теләк кенә булсын!

1. Бүлмәгездә китап киштәсе бармы? Алайса, андагы китапларны бастырып, яткырып, авыштырып, кыскасы, төрле формада төзеп куегыз. Болай эшләгәндә йортка ямь дә өстәлер, бүлмә дә иркенрәк тоелыр.
2. Аш өстәлен беркайчан да буш тотмагыз. Кунаклар килгәндә генә купшы табын корырга димәгән бит! Тиз генә ашарга җыенмаган очракта да өстәлегездә матур итеп төзелгән кашык-тәлинкә, стаканнар торсын. Өстәл уртасына вазага утыртылган чәчәк бәйләме белән кәнфит, печенье салынган тәлинкә куйсагыз, аш бүлмәгез тагын да ямьләнер. Җитен һәм целлюлозадан эшләнгән салфеткалар да табынга зәвык өстәячәк. Иң мөһиме – пластик савыт-сабадан баш тартыгыз.3. Кунак һәм йокы бүлмәләрендәге җиһазларны да буш тотмау хәерле. Диван, караватка төрле зурлыктагы мендәрләр куйсагыз, аермасын үзегез дә сизәрсез.
4. Гөлләр, чәчәк бәйләмнәре дә өйгә үзгә ямь өсти. Соңгыларын кыр чәчәкләреннән үзегез дә ясый аласыз.
5. Йортыгызда ташларга кызганыч булганга гына өстерәлеп йөргән ваза, сыннар бармы? Алардан, һичшиксез, котылырга кирәк! Шулай да, яңалык артыннан куып, артык күп декор әйберләре сатып алудан да тыелыгыз. Йорттагы һәр әйбер тормышыгыздагы берәр вакыйга, мавыгуларны искә төшереп торса яхшы. Әйтик, сәяхәттән алып кайткан сувенирлар да өегезгә ямь өстәргә мөмкин.
6. Интерьер мәгънәсез бушлыкны яратмый. Шуңа күрә кунак бүлмәсендәге журнал өстәлендә сулы графин яки бер өем газета-журнал торса яхшырак.
7. Йортыгызның берничә бүлмәсенә үрелгән кәрҗин куеп карагыз әле. Өегезгә яңа сулыш өрелгәндәй булыр. Өстәвенә үрелгән кәрҗиннәр китап, сөлге, уенчыклар саклау өчен дә уңайлы.
8. Көнкүреш химиясе, бизәнү әйберләренең капларына игътибар иткәнегез бармы? Төрле-төрле төстәге әлеге шешә, банкалар әллә кайдан игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора. Әнә шул сыйфатлары белән аш һәм юыну бүлмәләренең бөтен ямен ала да инде алар. Шуңа күрә андый кирәк-яракны ябык шкафта яки махсус бертөсле савытларда саклау хәерле.
9. Моннан берничә ел элек искелек калдыгы саналган келәмнәр кабат модага кереп бара. Шуңа күрә идәннәргә курыкмыйча келәм түши аласыз. Аның бер генә төсмерле яки геометрик рәсемлесен сайласагыз яхшырак.
10. Соңгы арада күп кенә гаиләләр, бигрәк тә яшь парлар тәрәзәләргә пәрдә элүне кирәк тапмый. “Шәрә” тәрәзәләр затлырак күренә, янәсе. Шулай да тәрәзә пәрдәләре балкып торган йорт күпкә ямьлерәк күренә, килешәсездер?
11. Йортыгыздагы һәр бүлмәдә берничә төрле яктылык чыганагы булсын. Мисал өчен, түшәмдәге люстрадан тыш, кәнәфи янында – торшер, диван янында өстәл лампасы торса яхшы.
12. Өйдә чисталык булмаса, алда телгә алган бер генә чара да йортыгызга ямь өстәмәячәк. Шуңа күрә бүлмәләр һәрчак чиста, өйдәге һәр нәрсәнең үз урыны булсын.

Сүз уңаеннан, йокы бүлмәсендә диварларның нинди төстә булуы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә турыдан-туры йогынты ясый икән. Әйтик, гел талашып, ызгышып яшәгән парларга сары диварлы бүлмәдә йокларга ярамый. Алар үзләрен яшел төстәге элементлар кергән ап-ак стеналы бүлмәдә яхшырак хис итәчәк. Сары төстәге йокы бүлмәсе артык авырлыктан интеккән парларга да килешми. Бу төсне аш бүлмәсендә куллансаң отышлырак. Ник дигәндә, сары төс аппетитны ача. Йокы бүлмәсендә коңгырт диварлар да булмаска тиеш. Ул картлык төсе санала. Җенси тормышын төрләндерергә теләгән парларга исә йокы бүлмәсе диварларын шәмәхә төскә кертергә киңәш ителә.


Фикер өстәү