Бүгенгә һава торышы

Бүген Татарстан территориясендә яңгырлар көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар явачак. Көнбатыштан килгән циклонның тагын бер фронталь бүлеге явым-төшемгә сәбәпче булып тора. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары республика буенча нуль градус тирәсенә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы була. Шул ук вакытта көндез төбәкнең көньяк-көнбатышында калган җирләргә караганда җылырак булачак.

Татарстан синоптикларының якынча фаразларына караганда, пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә, явым-төшем азрак булачак һәм урыны белән генә явачак. Җомга көнне, 11 октябрьдә, төньяк циклон үзе белән җил, кыска вакытлы яңгырлар һәм +7..+12 градуска кадәр җылы алып киләчәк.

 


Фикер өстәү