Бүгенгә һава торышы

21 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр) исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.

 


Фикер өстәү