Бүгенгә һава торышы: буран һәм юеш кар булачак

Бүген, 31 октябрьдә, иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә республиканың көньяк-көнбатышында юеш кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил.

Тәүлек дәвамында юлларда бозлавык булачак, дип кисәтелгән Татарстан синоптикларының һава шартлары начарлануы турында тараткан хәбәрдә.

Төнлә һава температурасы -5 градус булачак. Көндез һава температурасының -3…+1 градус булуы көтелә. Төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

 


Фикер өстәү