“Бәлки, өлгерермен әле” | Язмыш

Бу апа һәрвакыт бер үк кибет ишеге төбендә басып тора. Хәер сорана, кайчак кулына акча да салып китәләр. Көн саен очраткач, инде игътибар да итми башлыйсың. Ә берсендә юкка чыкты ул. Баксаң, урынын алмаштырган икән. Гөлсылу апа үзе дә танып алды.

– Мине хәзер теге кибет янында тотмыйлар. Куып җибәрделәр. Аннары бер чиркәү төбендә хәер сораша башладым. Анда да сыймадым. Баксаң, үз кешеләре бар икән. Өч көн дигәндә, бер ир килеп башка анда күренмәскә кушты, – ди ул.

Аралашуга сусаганы күренеп тора. Сорау биргәнне дә көтмичә, сөйләп китте.

– Кама Тамагы районыннан мин. Заводка эшчеләр кирәк дигәч, Казанга килдек. Яшьлек, җүләрлек харап итте дә инде мине. Бер рус егетенә гашыйк булдым. Үзем юньләп сөйләшә дә алмыйм. Тик мәхәббәткә тел кирәкми шул. Гаилә дә кордык, телне дә өйрәндем. Әнинең әнә шулчакта ничек елаганын белсәгез! Ә мин аны уйлап та бирмәдем, үз сүзем сүз, тыңламадым, – ди ул.

Әнә шулай итеп Гөлсылу Галинага әйләнеп куя. Бер-бер артлы ике уллары туа. Гөлсылу апа иренә ярарга тырышып, балаларын чиркәүгә дә алып бара.

– Шушы хәлдән соң әти белән әни мине бөтенләй өйгә кертмәде. Кайтып йөрмә, син безнең өчен үлдең, диделәр. Мин аларны хәтта соңгы юлга озатырга да кайтмадым. Үземчә рәхәт кенә итеп, сөеп-сөелеп яшәрмен дип уйлаган идем. Кая ул?! Ирем бик каты эчәргә тотынды, кул да күтәрә башлады. Озак та үтмәде, мин аның башка җирдә гаиләсе барын белдем. Шулай бер ирне икегә бүлдек. Еламаган көнем сирәк иде. Ул чыгып киткәч, аралар өзелде, хәтта аның исәнме-юкмы икәнен дә белмибез.

Әти кулы эләкмәгәч, малайлар ни теләсә шуны эшләп үсә. Тәмәкегә дә тиз өйрәнә, үсмер чакта ук эчә башлыйлар. Олысы Андрей 21 яшендә

фаҗигале төстә вафат була. Кечесе Никита да күрсәтмәгәнне калдырмый. Башта бер кызны көчләгән өчен төрмәгә эләгә. Анда да акылга утырмый. Иреккә чыккач, начар юлга кереп китә, урлаша, кешеләрне алдалый. Кыскасы, тагын өч мәртәбә утырып чыга.

Ике тапкыр өйләнеп, аерылган ир хәзер әнисе белән яши.

– Мине бит соранырга улым чыгара. Эчә ул. Пенсия акчамны гына көтеп тора. Бирмәс идем, куркам. Кул күтәрер, рәнҗетер дим. Өйдә аның ямьсез кыяфәтен күргәнче, монда торуым мең артык, – ди ул. – Ялгыштым, ашыктым. Әти-әниемне тыңламадым. Ул чакта бит, картлык килер төсле түгел иде. Йөрәктә мәңге төзәлмәс ярам бар. Күңелемә тынычлык тапмаммы дип, мәчеткә йөри башладым. 75 яшемдә дога өйрәнәм. Гөнаһларымны бераз юар өчен, Аллаһы Тәгаләдән гомер сорыйм. Бәлки, өлгерермен әле.


Фикер өстәү