Бөтен дөнья буйлап «Татарча диктант-2019» акциясендә ничә кеше катнашканлыгы билгеле

Бөтен дөнья буйлап 19 октябрь көнне үткән «Татарча диктант-2019» акциясендә 85 мең кеше катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә. 

Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта оештырылган иде. Диктантны 22 чит ил һәм Россиянең 47 субъекты язды.

Чарада Татарстанның 43 районы да катнашты. Казанда «Татарча диктант» өчен 204 мәйданчык булдырылды.

 


Фикер өстәү