Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүнең нинди шартлары бар?

2019 елның 4 октябренә Татарстан авылларында беренче бала тапкан 1 464 хатын-кыз һәм өченче бала туган 287 хатын-кыз яңа түләү сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүнең үз шартлары бар. Анда 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала туу; Россия Федерациясе гражданлыгы булу; мөрәҗәгать иткән датага Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирендә даими яшәү срогы кимендә өч ел булу керә.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү балалары тулы дәүләт тәэминатында булган гражданнарга, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки ата-ана хокукыннан чикләнгән гражданнарга билгеләнми.

  • Россия Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларны илдә Балачак унъеллыгы дип игълан итте. Аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә инициатива кертелде.
  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан барлык яшь хатын-кызларга да бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында карар кабул итте. Әйтик, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә, түләү 50 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр 29 яшькә кадәрге әни өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Фикер өстәү