Балконда тәмәке тарту нәрсәсе белән куркыныч?

Закон-карар-кагыйдәләргә үзгәрешләр кереп тора, ә без аларны бозып торабыз. Балконда учак ягып, шашлык-мазар пешерүне тыю белән беррәттән, анда тәмәке тартуга да чик куелу ихтималы җәмәгатьчелектә тавыш куптарды. Нәтиҗәсе билгеле: тартучыларга ирек куелды. Әмма юкка куелган!

Әнә Чаллының ЗЯБ бистәсендә “кәкре” куллы бер адәм ташлап калдырган  төпчек аркасында күршесенең фатирында янгын чыгып, инвалид кызчык аздан гына һәлак булмыйча калган. Әле ярый коткаручылар икенче каттагы фатирның балконы тәрәзәләреннән ишелеп чыккан кара төтен арасыннан баланың ярдәм сорап елавын абайлап алган. Алар килеп туган хәлне бик дөрес бәяләп, иң элек 10 яшьлек гарип кызчыкны коткарганнар.

Төпчек  – бик хәтәр нәрсә.  Шуның аркасында чыккан янгынны, үлгән кешене исәпләп китсәң, чутына чыга алмассың. Соң, кайберәүләр балконда гына түгел, үзенең йокы бүлмәсендә дә диванга кырын ятып тәмәке көйрәтергә күп сорап тормый бит. Моның ише хөрәсән ялкаулары төтеннән үз өендәгеләренең генә түгел, күрше-күләннәренең буылуына да исе китми. Яшермим, сентябрь уртасында Янгынга каршы режим кагыйдәләре турында Россия хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелә: фатирлар, тулай торак һәм кунакханә номерлары балконнарында ачык уттан файдалану, шул исәптән тәмәке тарту да тыела, дип ишеткәч, сөенеп куйган идем. Бездән аерым яшәүче улымның гаиләсенә тәмәкегә һәвәс күршеләре белән тарткалашырга туры килгәләвен күздә тотып. Ләкин яңа кагыйдәләр буенча фикер алышулар барышында тәмәкенең “ачык ут” булып тормавы, димәк, тыюга эләкмәве ачыкланды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да хафага төшкән тартучыларга, янгын куркынычсызлыгына янамаган очракта,  балконда тәмәке тарту тыелмый, дип аңлатырга ашыкты.

Тик төтен таратуның иминлеккә кайчан янавын, ә кайчан янамавын ничек белеп була икән соң? Гомумән, янгын китереп чыгармаган очракта да тәмәке төтененең беркемгә дә файдалы әйбер була алмавы бәхәссез түгелме?  Пассив тартучылар, ягъни төтенен иснәргә мәҗбүр булучыларның сәламәтлегенә тагын да начаррак тәэсир итә әле ул, дип галимнәр һаман саен тәкрарлап тора лабаса. Бигрәк тә Чаллыдагы  фаҗигагә  якын вакыйга уңаеннан балконда шашлык пешерүне тыю көлкерәк яңгырый кебек. Дөрес, андый диваналар да очраштыргалый. Әмма барыбер урамга чыкмыйча гына учак ягып тамагын туйдыручыларга караганда,  өстән аска пошкырып, тәмәке пыскытучылар һәм төпчеген  астагы катлардагы кешеләрнең башларына ыргытучылар чагыштыргысыз күп бит.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү