Балтачта – «Уку бәйрәме»

«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан китап нәшрияты белән берлектә районнарга укучылар белән очрашуга чыга башлый.

«Уку бәйрәме»нең беренчесе 23 октябрь көнне Балтач районында узачак. 10 сәгатьтә Арбор авылы мәктәбендә, 13 сәгатьтә Балтач мәдәният йортында көтәбез, кадерле укучыларыбыз! Очрашуга журналист Риман Гыйлемханов, язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, халыкара конкурслар лауреаты Булат Хисмәтов киләчәк.

Бер очрашып, аралашып-җырлашып утырыйк әле!
Керү ирекле.
6+


Фикер өстәү