Банктан нәрсә дип шалтыратсалар ышанырга кирәкми?

Ялган банкирлар Татарстанда яшәүче ике хатын-кызны 700 мең сумга алдаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике көн элек полициядә 45 яшьлек Чаллы кызы Мәскәүдән шалтыратуларын һәм үзләрен банк хезмәткәре итеп таныштырулары турында сөйләде. Аферист хатын-кызны, янәсе, аның хисабын саклап калу өчен, шәхси мәгълүматларны тапшырырга күндергән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз картасыннан 315 мең сум акча алганнар.

Икенче көнне Яшел Үзәндә дә шундый ук очрак булган. Бу юлы хатын аферистларга акчаны үзе җибәргән. Ул акчасын резерв фондка җибәрәм, дип уйлаган. Нәтиҗәдә, хатын 380 мең сум акчасын югалта.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искәрткәнчә, таныш булмаган затлардан кергән барлык мәгълүматны тикшерү бик мөһим. Һәм алар үзләрен кем генә дип тәкъдим итсәләр дә, беркем дә үз счетларының реквизитларын һич кенә дә чит кешеләргә хәбәр итәргә тиеш түгел.

 


Фикер өстәү