Башкортостанда ике көчле янгын булган. Нәтиҗәсе аянычлы

29 сентябрьдә кич һәм бүген Башкортстанда ике янгын чыккан. Аларда өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Кичә төнге уникенче яртыда янгын сүндерү хезмәтенә Ишембай районы Скворчиха авылында агач йорт януы турында хәбәр  килгән. Төнге унике тулып берничә минут киткәч, янгын сүндерелгән. Йорт хәрабәләре арасында ике кешенең мәете табылган. Аларның берсе 60 яшьлек ир-егет, икенчесе 78 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланган.

Икенче янгын Ярмәкәй авылында бүген иртәнге бишенче яртыда булган. Ут Гоголь урамындагы хуҗалык каралтысын ялмаган. Янгынны сүндергәч, коткаручылар 62 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсен тапкан. Ике очракта да янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез.

 


Фикер өстәү