Белгечләр аномаль җылы көзнең сәбәпләрен аңлаттылар

Россиянең Европа территориясендә урнашкан җылы һава торышы киң һәм югары антициклонга бәйле. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “Российская газета” яза.

Метеоролог сүзләренчә, илнең Европа өлешендә урнашкан антициклонның җылы зонасына көньяктан, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяк-көнбатыштан һава агымы керә. Ул озак тора. Һәм анда җил дә юк диярлек”, — диде ул.

Синоптикларның исәпләве буенча, киләсе атнада Үзәк Россиядә, Мәскәү өлкәсендә көндезге температуралар +11-16 градуска җитәчәк. Әмма көзгә хас булган озакка сузылган яңгырлар көтелми.

Вильфанд төннәрнең (+6, 10 градус, моны май ае белән чагыштырырга була) җылы булуын да әйтте. “Октябрьнең икенче яртысында мондый һава торышы тәнне генә түгел, күңелне дә җылыта, чөнки без барыбыз да җылы телибез бит!”, — диде ул.

Галим сүзләренчә, югары тотрыклы антициклоннар җәйгә хас, әмма көзгә түгел. Әмма соңгы вакытта алар башка сирәк һава торышы күренешләре кебек үк еш кабатлана. Ул моны климатның глобаль җылынуы белән аңлатты.

Алдарак “Татар-информ” ял көннәрендәге салкын һава торышыннан соң циклон Татарстанга янәдән җылы алып киләчәк дип хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195638/


Фикер өстәү